Фәрит МӨХӘММӘТШИН

“Республика җитәкчелеге узып баручы елны уңай бәяли”

Фәрит Мөхәммәтшин: “Республика җитәкчелеге узып баручы елны уңай бәяли”

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин “Татарстан” радиосының турыдан-туры эфирында 2008 елда республика парламентының эш нәтиҗәләре турында сөйләде һәм радио тыңлаучыларның сорауларына җавап бирде.

Фәрит Хәйруллович, нәтиҗәләр чыгарганчы, шуны әйтәсе килсә, ел башы ничектер уңай вакыйгалардан башланып китсә, ахырына таба ничектер моңсу була бара. Хәзер инде ел нәтиҗәләре турында түгел, ә бәлки 2009 елга перспективалар турында сөйлиләр. Яңа ел гади булмаячак. Федераль хакимиятләрнең кризиска каршы программалар эшләве турында күп язалар. Ә республикада кризистан аз югалтулар белән чыгу өчен ниләр эшләнә?

Ф.М.:
Бик актуаль сорау. Узып баручы 2008 елны, тулаем алганда, республика җитәкчелеге уңай бәяли. Чөнки ул 2008 ел бюджетында кабул ителгән барлык төп программаларны гамәлгә ашырырга мөмкинлек бирде. Авыл хуҗалыгы өлкәсендә дә ел уңышлы булды: 6 миллион тоннадан артык ашлык җыелды, зур күләмдә терлекчелек продукциясе сатылды. Гомумән, агросәнәгать комплексы үзен тотрыклы хис итте. Сәнәгать тә уңышлы эшләде. Эреләре генә түгел, урта һәм кече бизнес предприятиеләре дә яхшы эш башкарды.

Дөнья кризисы җиткәнче, без 2 миллион квадрат метрдан артык төзелгән торак күләмнәре белән чыгабыз. Социаль ипотека программасы уңышлы башкарылды. Моннан тыш, юллар төзелеше буенча зур эшләр башланып килә. Бу программаны тормышка ашыру өчен республика бюджетыннан 13 миллиард сумга якын акча бүлеп бирелә. Юллар төзелеше программасы дәвам итәчәк.

Иң мөһиме – берничә ел рәттән күзәтелгән икътисади күтәрелеш шартларында Татарстан Россиянең социаль-икътисади үсешендә лаеклы урын алды. Кызганычка күрә, кризис безнең кайбер предприятиеләргә кагылды. Сез финанслау күләмнәренең кимүен, банк системасының кредитлары кыскаруын беләсез. Болар, һичшиксез, безнең предприятиеләребез эшенә йогынты ясый. Моңа да әзер булырга кирәк. Федераль үзәк соңгы елларда тупланган резерв акчаларны кулланып, моңарчы кулланылмаган чаралардан файдалана.

Бөтен дөнья икътисады зыян күрә. Хәзер безнең төп бурыч – илнең тауар җитештерүчеләренә ярдәм күрсәтү.

Һичшиксез, Татарстан җитәкчелеге, муниципаль берәмлек органнары кризиска каршы үз чараларын эшли, аларның төп асылы – сакчыллыкны арттыру, финанс һәм матди средстволарны янга калдыру. Бу – барлык предприятиеләрдә эшләнә торган бөтен бер программа. Минемчә, Татарстан җитештерүчеләре профильләрен дә, үз продукцияләренең көндәшлеккә сәләтлелеген дә саклап калачак, сату базарларын да югалтмаячак.

Бөтен дөнья сәнәгый икътисады кыенлыклар кичерә. Күптән түгел РФ Премьер-министры Владимир Путин “КАМАЗ” ААҖнә эш сәфәре барышында илебез автопромына ярдәм күрсәтергә вәгъдә итте, проблеманы хәл итү юлларын билгеләде. “КАМАЗ”га булышу өчен республика күләмендә нәрсә эшләнә?

Ф.М.:
Мондый кризислар, белгәнегезчә, беренче чиратта машина төзелешенә кагыла. Илнең автомобильләр чыгаручы күп кенә предприятиеләре кыен хәлдә калды. Премьер-министрның бу мәсьәлә уңаеннан борчылуы аңлашыла. Ул белдергән бизнеска ярдәмнең 6 пункты бик җитди. Иң мөһиме – безнең предприятие чыгарган машиналарны сатуда булышлык.

Владимир Путин муниципаль берәмлекләрнең автопаркын яңарту өчен аларны акчалары белән ярдәм күрсәтү буенча чараларны тәкъдим итте. Төбәкләр өчен финанслашу шартларында муниципаль берәмлекләргә машиналар сатып алу өчен 20 миллиард сум акча бүлеп биреләчәк. Бу “КАМАЗ”га җитештергән машиналарының бер өлешен сатарга мөмкинлек бирәчәк.

2008 елда ТР Дәүләт Советы эшчәнлегенең нәтиҗәләре нинди?

Ф.М.: Быел парламентның соңгы утырышы узды. Билгеле булганча, 1 мартта ТР Дәүләт Советына депутатлар сайлыйбыз. Бәлки, ахыргы нәтиҗәләрен чыгарырга әлегә иртәрәктер. Тик хәзердән үк өченче чакырылыш Дәүләт Советының, нигездә, үз бурычларын үтәвен әйтергә була. ТРда сәяси тотрыклылык сакланып калды.

Быел республика парламенты республика тормышын җайга салучы 15тән артык закон кабул итте. Дәүләт Советы федераль дәрәҗәгә күп кенә закон инициативалары белән чыкты. Аларның дүртесе кабул ителде. Торак, социаль, медицина хезмәте, мәгариф мәсьәләләре һәрчак профиль комитетларының контролендә булды.

Шунысын да әйтеп узарга кирәк, киләсе елның бюджетын да без беренче тапкыр ТР Президенты ТР Дәүләт Советына Юллама белән мөрәҗәгать иткәннән соң, ориентирлар билгеләнгәч һәм беренче чираттагы бурычлар куелгач кына кабул иттек. Шуларның барысын да истә тотып, депутатлар фикер алышты һәм бюджет проектын кабул итте. 2009 елның беренче кварталында бюджетның кайбер параметрларын яңадан карау кирәк булырга мөмкин. Әйтик, яңа төзелеш объектларын киметү өлешендә. Тик бу инде киләсе елда. Минем фикеремчә, моның белән яңа составка шөгыльләнергә кирәк булачак.

Тулаем алганда, парламент республиканың төп закон чыгару органы буларак Татарстанның үсешенә үз өлешен кертте.

Сез дүртенче чакырылыш ТР Дәүләт Советын ничек күзаллыйсыз? Аның каршында нинди тарихи бурычлар тора?

Ф.М.: Без Дәүләт Советында республикада эшләүче сәяси партияләрнең барысын да күрергә телибез. Хәзерге парламент ике партияле булса, киләсе парламент өч партияле булырга мөмкин. Уң һәм сул көч вәкилләре, “Бердәм Россия” сайлаучыларның мәнфәгатьләрен тәкъдим итеп бергә эшләр дип өметләнәм. Президент үзенең Юлламасында яшьләр парламентаризм мәктәбен узу мөмкинлеген алсын өчен, парламент составын яшәртү бурычын куйды. Шул ук вакытта без буыннарның күчә баруы турында да онытырга тиеш түгел.

1 гыйнвардан безне тарифлар арту көтә. Шуңа бәйле рәвештә кече һәм урта бизнес вәкилләренә нинди ташламалар тәкъдим ителәчәк?

Ф.М.: Кече һәм урта бизнес республикабыз Хөкүмәте тарафыннан аерым игътибар алып тора. Өстәвенә, эшмәкәрләр съездында кече һәм урта бизнес җитештергән тауарлар һәм күрсәтә торган хезмәтләр күләмен шактый арттыру бурычы куелды. Бюджеттан да җитди ярдәм күрсәтелде. Әлеге предприятиеләр кредит алган фонд төзелде. Нәтиҗә бар – күләмнәр арта бара. Төбәкләрнең тәкъдимнәрен, аерым алганда ТР Президенты Минтимер Шәймиев тәкъдимнәрен ил җитәкчелегенең ишетүе шатландыра. Газга тарифлар артуны янә 5 процентка киметү дә сөенечле күренеш. Моңа бәйле рәвештә электр энергиясе, җылылыкка да тарифлар кимер дип уйлыйм. Шул рәвешчә, проблема күпмедер дәрәҗәдә җиңеләячәк. Кече һәм урта бизнес турында кайгырту - республикада һәрчак өстенлекле юнәлешләрнең берсе булды.

2009 елның 1 гыйнварыннан ил үзидарәнең яңа принципларына күчә. Әмма муниципалитетларның финанс җитенкелеге турында сөйләү җиңел түгел. Республика яңа шартларда эшләргә ни дәрәҗәдә әзерләнде?

Ф.М.: Россиянең башка субъектларыннан аермалы буларак, без “Җире үзидарә турында”гы 131нче законны гамәлгә ашыру шартларында өлешчә эшлибез. Без әлеге адымга тәҗрибә булдырырга, кадрлар әзерләргә, дәүләт хакимияте органнары һәм җирле үзидарә органнары арасында мөнәсәбәтләрне җайга салу кирәклеген аңлап бардык. Без әлеге юнәлештә беренче адымнары башка субъектларга караганда иртәрәк ясадык.

Шунысын да билгеләп узарга кирәк, без республиканың муниципаль районнары чикләре һәм территорияләрен аныклау буенча эшләр башкардык. Хәзер һәр муниципалитетның закон белән тасвирланган расланган чикләре бар. Әмма үзидарәнең яңа принципларына күчү өчен төгәллек таләп итә торган мизгелләр дә бар. Җирле үзидарә органнарының җаваплылыгын һәм мөстәкыйльлеген арттыру кирәк. Минемчә, бистә дәрәҗәсендәге муниципаль берәмлекләрне зурайту мәсьәләсе күтәреләчәк. Хәзер алар закон буенча муниципаль берәмлектәге барлык эшләр өчен җавап бирәчәк.
Киләсе ун ел җирле үзидарә органнарның аякка басуы белән әһәмиятле булачак.

Республика коррупциягә каршы нәтиҗәле көрәшә дип әйтеп буламы? Моның өчен ниләр эшләү зарур?

Ф.М.: Нәтиҗәле көрәшәбез дип әйтергә иртәрәк әле. Хәер, без Россия субъектлары арасында беренчеләрдән булып коррупциягә каршы законны кабул иттек. Өстәвенә, Президент үз указы нигезендә коррупциягә каршы көрәш структурасы булдырды. Хөкүмәт республика бюджеты тарафыннан финанслана торган программа эшләде. Шуңа да карамастан, без әлеге мәсьәләне хәл итүдә җитди алга киттек дип әйтә алмыйм. Коррупция җәмгыять үсешенә киртә булып тора. Нәкъ менә шуңа күрә РФ Президенты Дмитрий Медведев коррупциягә каршы көрәш буенча комиссия төзеде һәм аны җитәкләде.

Хәзерге вакытта коррупциягә каршы көрәш чараларын күздә тоткан закон проектлары бар, җинаять җәзалары катгыйланды. Минем фикеремчә, бу бер көнлек кенә эш түгел. Әлеге юнәлештә эшләр алга таба да дәвам итәчәк. Коррупциягә каршы көрәш максатчан итеп алып барылырга тиеш, ачыклык һәм җәмгыятьтә хәбәрдарлык кирәк. Биредә гаммәви мәгълүмат чаралары аерым роль алып торырга тиеш. Коррупция – гомумдәүләт проблемасы һәм аңа каршы көрәш бөтен юнәлешләрдә дә алып барылырга тиеш.

Әңгәмәне Алия Сабирова әзерләде