ТР Үзәк сайлау комиссиясе РФ Президенты сайлауларына әзерләнү мәсьәләләрен карады

Казанда Татарстанның территориаль комиссияләре өчен ТР Үзәк сайлау комиссиясе оештырган семинар узды
(Казан, 26 декабрь, “Татар-информ”, Тимур Шәйдуллин). Бүген Казанда Татарстанның территориаль комиссияләре өчен ТР Үзәк сайлау комиссиясе оештырган семинар узды. Җыелышта булачак РФ Президенты сайлауларына әзерләнү мәсьәләләре һәм РФ Дәүләт Думасына сайлауларның нәтиҗәләре каралды.
Семинар башланыр алдыннан журналистларга ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Анатолий Фомин сөйләгәнчә, мондый җыелыш уздыру традицион санала. “Сайлау кампаниясе проблемаларсыз узды, - диде ул. – Кайбер кыенлыклар күзәтелсә дә, без аларын уңышлы төстә хәл иттек”.
Ил Президенты сайлауларына әзерләнү җәһәтеннән эшләр алып барыла инде, дип хәбәр итте А.Фомин. Аерым алганда, сайлау участокларын формалаштыру буенча эш башкарыла. “Барлык процедураларны Дума реалийларын исәпкә алып үткәрергә кирәк булачак, - дип саный ТР ҮСК башлыгы. – Дәүләт башлыгын сайлау – үзенчәлекле эш һәм ул 2 декабрьдән узган сайлаулардан бераз аерылачак. Аерым алганда, әйтик, учеттан төшү турындагы таныклыклар үзгә булачак”.
Ул үзгәрешләрнең зарурлыгын Президент сайлауларының ике турда узу ихтималы белән аңлатты. Беренче тапкыр тавыш биргәндә, учеттан төшү турындагы таныклыктан талон алына, ә төп өлеше сайлаучыда калачак – бу икенче тур була калса, аны яңадан алып йөрмәү өчен кирәк. Таныклыкның ике өлешендә дә паспорттагы мәгълүматлар, участок сайлау комиссиясенең тулы адресы һәм таныклык биргән затның вазифасы теркәләчәк. Аның сүзләренә караганда, әлеге таныклык бланкында саклагычлар шактый.
Узган сайлаулар турында сөйләгәндә, Анатолий Фомин кайбер участокларда сайлаучылар санының күп булуы бераз кыенлыклар тудырганлыгын белдерде. Кайбер участок комиссияләре сайлаучыларны өйләрендә тавыш бирүен тулысынча тәэмин итә алмаган. Моңа комиссия әгъзаларының барлык адреслар буенча йөреп чыгарга өлгермәве сәбәп булган.
Моннан тыш, А.Фомин хәбәр иткәнчә, Татарстанда Президенты сайлаулары белән беррәттән җирле үзидарәләрнең вәкиллекле органнарына сайлаулар узачак. Аның сүзләренә караганда, сайлаулар Казанның 4 округында һәм республика буенча 60 округта үткәрелер дип көтелә.