Кыргызстан татарларының «Бердәмлек» берлегенең йомгаклау утырышы булды

Кыргызстан татарларының «Бердәмлек» берлегенең йомгаклау утырышы булды

(Бишкәк, 26 декабрь, «Татар-информ», Илдар Сәмигуллин). Кичә Бишкәктә уздырылган «Бердәмлек» татар берлеге үзенең чираттагы утырышында бу елда башкарылган эшләренә йомгак ясады һәм яңа 2006 елга эш планын раслады. Утырышта шулай ук Россия дәүләт бюджетыннан финансланган Мәскәү халыкара «Ватандашлар» оешмасының филиалы булган Кыргызстан Республикасының Россия халыклары берләшмәсе составына керү турында да килешенде.

Соңгы вакытларда татар оешмасы студент яшьләр арасыннан яңа активистлар туплап, диаспорада үз позициясен тагын да ныгытты. «Бердәмлек»нең эшчәнлеге турында проспект та басмага тапшырылган. Җәмгыять җирле татар оешмалары белән киң элемтәләр формалаштыру һәм аларның статусын ныгытуда юридик яктан ярдәм күрсәтү буенча да зур эшләр башкара.