Казаннан килгән абруйлы шәхесләр катнашлыгындагы чара бик матур узды

Казаннан килгән абруйлы шәхесләр катнашлыгындагы чара бик матур узды

(Ульяновски, 26 декабрь, “Татар-информ”, Ләйлә Исламова). Ульяновскига Казаннан килгән кунаклар арасында татар дөньясында киң танылган шәхесләрдән “Мөслимә” газетасы мөхәррире һәм шул ук исемле оешма җитәкчесе Әлмирә Әдиятуллина, тарихчы милләтпәрвар ханым Тәэминә Биктимерова һәм 150 мең тиражлы татар календарьларын чыгаручы Фәния Хуҗәхмәтева бар иде. Алар Ульяновскида күптән түгел генә эшли башлаган “Ак калфак” оешмасы чакыруы буенча килгәннәр.

Беренче булып сүз тоткан Тәэминә ханымның чыгышы татар мәгарифен үстерүдә зур өлеш керткән хатын-кызларыбыз эшчәнлегенә багышланган иде. Аннан ике генә мисал китерү дә чыгышның эчтәлеген ачыклый булыр. Суфия Жантурина “Галия” мәдрәсәсен ачуга 50 мең сум акча бирә. Авылда хатын-кызлар өчен мәдрәсә ачу максатыннан Петербургта туку һөнәренә өйрәнә, 24 станок алып кайта, туку остаханәсе ача, тукыма сатудан кергән акчаны мәдрәсә тотуга куллана. Иж-Буби мәдрәсәсенә барып, андагы шәкерт-кызлар арасыннан иң уңганнарын мөгаллимә сыйфатында эшкә чакыра. Фатиха Аитова үзенә бирелгән 100 мең сум акчаны мәдрәсә төзүгә тоту шарты белән генә Сөләйман байга кияүгә чыга. Ул шулай ук Казанда да хатын-кызлар өчен гимназия ачуга ирешә. Тагын бер ханым, Себергә күчереп утыртылган милләттәшләребезнең мәгарифтән читләшмәве максатыннан, Омски шәһәрендә Дәүләт казнасы хисабына эшләүче мәктәп ачтыруга ирешә.

Тәэмин ханым аеруча игътибарны кызларыбызны тәрбияләүгә юнәлтү кирәклегенә басым ясады. Чөнки, хатын кыз – гаилә тоткасы. Ә гаилә тәрбиясе - баланың кеше булып өлгерүенең төп шарты.

Әлмирә ханым чыгышының да төп мәгънәсе гаилә тәрбиясе турында булды. Ул шулай ук “Мөслимә” газетасы һәм шул ук исемле оешманың эшчәнлеге белән таныштырды. Аның паспорт өчен таләп ителгән фотода хатын-кызларга яулык бәйләү турындагы дәгъвасының уңышы, шулай ук мәчет яныннан сыраханәне алдыруы кебек гамәлләре турында җыелган халык хәбәрдәр иде. Ә менә аның бик моңлы итеп борынгы “Таштугай”ны җырлавы көтелмәгән бүләктәй килеп чыкты.

Фәния Хуҗәхмәт үз чыгышын ничек календарьлар чыгаруга тотынганыннан башлады. Һәм бу гамәлнең бик тә кирәк булып чыкканын, халыкның аны җылы кабул итүен искә төшерде.

Фәния ханымның чыгышында тәнкыйть сүзләре дә яңгырады. Кызганыч, диде ул, бихисап бәйрәмнәр белән мавыгабыз, матур сүзләр куертабыз, ялтыравыклы кыйммәт китаплар чыгарабыз, аларны өләшәбез. Ә аларны укучы бик сирәк, татар китапларының сатылмый ятканлыгын белдерде. Катнаш никахлар һаман ишәя бара, кайберәүләре татарча яхшы белсә дә, русча сөйләшүне кулай күрә, ди.

Ул чит илләрдә яшәүче милләттәшләребезнең ничек татарлыгыбызны саклап калуга ирешүләре тәҗрибәсен бик гади итеп аңлатты. Анда һәр гаилә - үзе бер дәүләт. Аның президенты - ата кеше, дәүләт теле - татар теле. Милли йөзебезне саклап калу өчен шунысы да җитә. Һәм бу – иң мөһим һәм кулдан килерлек гамәл, диде Фәния ханым.