news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Иртәгә Татарстан Милли музеенда Әниләр көнен билгеләп үтәчәкләр

Программада җанлы музыка, мода театрыннан дефиле һәм балалар өчен мастер-класс була.

(Казан, 26 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанның Милли музеенда 27 ноябрь көнне «Әниләр көне» билгеләп үтеләчәк.

Бәйрәм программасында — җанлы музыка, мода театрыннан дефиле, шулай ук балалар өчен мастер-класс, дип хәбәр итте Казан мэриясе.

11:00 сәгатьтә музей буйлап иммерсив экскурсия була. Биредә кунаклар хатын-кызларның элек нинди һөнәр белән шөгыльләнүләре, йорт хуҗалыгын ничек алып барулары, киенүләре һәм нәрсә белән бизәнүләре турында беләчәк. Аларны тарихи персонажлар — Екатерина II һәм Сөембикә каршы ала.

12:00 сәгатьтә музейда җанлы музыка яңгыраячак. 13:00 сәгатьтән 14:00 сәгатькә кадәр «Илдан Лик» мода театры Казан дизайнерларыннан хатын-кызлар һәм балалар киемнәренең эксклюзив модельләрен күрсәтә, дип хәбәр итә ТР Милли музее матбугат хезмәте.

Музейда 14:00 сәгатьтән 15:00 сәгатькә кадәр «Әнигә үз кулларым белән» иҗат остаханәсе эшли, анда кечкенә кунаклар үз куллары белән курчак, вак бизәнү әйберләре, тәбрикләмә яки чәчәк ясый алачак, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100