news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дәүләт Думасы балалы гаиләләр өчен салым чигерүе күләмен арттырырга тәкъдим итте

Бүген Россиядә милек чигерүе 2 миллион сумнан артмый.

(Казан, 26 ноябрь, «Татар-информ»). Дәүләт Думасында балалы гаиләләр өчен салым чигерүе күләмен арттырырга тәкъдим иттеләр. Шул ук вакытта, аның күләме һәр балага 1 миллион сумга артачак, дип хәбәр итә RT.

Әлеге инициативаның авторы - депутат Иван Сухарев. Ул билгеләп үткәнчә, торак сатып алган вакытта салым чигерүе чынлыктагы чыгымнар күләмендә тәкъдим ителә һәм гаиләдә бала булу-булмауга бәйле түгел.

«Балалы гаиләләр торак сатып алганда, күләмен һәр балага бер миллион сумга күтәреп, салым чигерүенең чик күләмен арттыруның максатка ярашлылыгын тикшерергә күрсәтмә бирүегезне сорыйм», - диелә парламентарий юллаган хатта.

Бүген Россиядә милек чигерүе 2 миллион сумнан артмый. Шул ук вакытта сатып алучының, элегрәк түләнгән НДФЛ рәвешендә, әлеге сумманың 13 процентын кире кайтарырга хакы бар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100