news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зиннур Хөснияр: «Салават күпере»нең беренче саны ук затлы фин кәгазендә басылган иде

«Салават күпере» журналының 30 еллыгын бәйрәм итүдә Лилия Муллагалиева, Гүзәл Идрисова һәм Илназ Бах, Ләйсән Гыймаева һәм Булат Бәйрәмов кебек татар эстрадасының танылган артистлары чыгыш ясады.

Зиннур Хөснияр: «Салават күпере»нең беренче саны ук затлы фин кәгазендә басылган иде

(Казан, 26 ноябрь, «Татар-информ», Алинә Айдарова). Бүген «ТАТМЕДИА» бинасында «Салават күпере» журналының 30 еллыгын бәйрәм иттеләр. Журналның беренче баш мөхәррире, язучы-прозаик Зиннур Хөснияр килгән кунакларны бәйрәм белән котлады.

«Татар баласы өчен «Салават күпере» кебек журнал басылмый иде. Журналның беренче саны ук затлы фин кәгазендә басылды. "Мурзилка“лар сары газета кәгазендә басыла иде. Менә утыз ел гомер үткән дә киткән. Әле кичә генә кебек. Журнал үзгәрде, чөнки заман үзгәрде. Әти-әниләрнең, балаларның таләпләре үзгәрде», — дип сөйләде Зиннур Хөснияр.

Язучы сүзләренчә, 90нчы елларда «Салават күпере» Мәскәүгә барып җиткән. «Язучылар берләшмәсе корылтаенда рәис Сергей Михалков журналны трибунага алып чыккан. „Менә карагыз: татарлар нишли?! Татарлардан үрнәк алыгыз“, дигән ул», — дип сөйләде Хөснияр.

Зиннур Хөснияр тагын бер вакыйганы исенә төшерде. «Ләбиб Лерон белән балалар бакчасына барган идек. Алты яшьлек балаларны уйнаттык, Ләбиб аларга шигырьләр сөйләде. Балаларның күңелләре булды. Эш беткәч, барып утырдык. Карасак: балалар кыз казлары кебек тезелеп безгә таба киләләр. Балалар килде дә безне кочаклады. Шулчак безнең күздән яшь акты. Димәк, юкка яшәлмәгән, юк-бар белән шөгыльләнмәгәнбез», — дип исенә төшерде язучы.

Бәйрәм дәвамында Лилия Муллагалиева, Гүзәл Идрисова һәм Илназ Бах, Ләйсән Гыймаева һәм Булат Бәйрәмов кебек татар эстрадасының танылган артистлары җырлады. Шулай ук балалар өчен төрле остаханәләр булдырылган иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100