news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның Сайлау кодексына берничә көн тавыш бирү турында үзгәрешләр тәкъдим ителә

Парламент утырышында закон проекты беренче укылышта кабул ителде.

(Казан, 26 ноябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Бүген Татарстан Дәүләт Советының унҗиденче утырышында «Татарстанның Сайлау кодексына һәм аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» закон проекты беренче укылышта кабул ителде. Закон проекты сайлауларда һәм референдумнарда тавыш бирүне берничә көн уздыруны (өч көннән дә күбрәк түгел) күздә тота.

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев сүзләренчә, республика законы федераль законга туры китерү өчен эшләнелгән. Документта Сайлау кодексына яңа маддә өстәү тәкъдим ителә.

«Бу сайлауда һәм референдумда берничә көн яки рәттән өч көннән дә артмаган вакыт эчендә тавыш бирү мөмкинлеге. Карарны сайлауны оештыручы сайлау комиссиясе кабул итә. Барысы да карар кабул иткән вакыттагы эпидемиологик вазгыятькә бәйле булачак», — диде Андрей Кондратьев.

Закон проекты буенча, гадәттән тыш хәл режимы кертелгән очракта, сайлауларда һәм референдумнарда тавыш бирүне кичектерү мөмкинлеге исәпкә алынган. Шулай ук, закон проекты элек уртача авырлыкта җинаять кылган өчен хөкем ителгәннәргә теләсә нинди сайлау вазифасына үз кандидатураларын тәкъдим итүне тыя.

Бинадан читтә тавыш бирү турында гаризаны Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында тапшыру мөмкинлеге дә каралган. «Без бу системаны кулланып карадык инде, ул үзенең нәтиҗәле булуын күрсәтте», — диде Үзәк сайлау комиссиясе рәисе.

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үзгәрешләр кертү вакыт таләбе булуын билгеләп узды. «Без барыбыз да сайлау процессы тотрыклыгы өчен. Коронавирус таралу куркынычы сайлау оештыруга үзгәрешләр кертү ихтыяҗын тудырды. Сайлаучыларның иминлеген һәм сайлауларның легитимлыгын тәэмин итәр өчен барысын да эшләргә кирәк», — диде. Закон проектына төзәтмәләр 26 декабрьгә кадәр кабул ителә, аннан соң ул икенче һәм өченче укылышта каралачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100