news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда наркотикка бәйле 500 кеше түләүсез психологик һәм юридик ярдәм алды

Ярдәм программасын 15 гыйнварда Татарстан Хөкүмәте булышлыгы белән республика ресоциализация фонды башлап җибәрде.

(Казан, 26 ноябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Ел башыннан бирле наркология авырулары өчен түләүсез юридик һәм психологик ярдәмне Татарстанның 500гә якын кешесе алды. Бу хакта «Татар-информ»га республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

«Ел башыннан 500гә якын кеше консультация алды», - диделәр ведомствода.

Бу проектны 15 гыйнварда Татарстан Хөкүмәте ярдәме белән ТР ресоциализация фонды башлап җибәрде. Программа бәйлелектән дәваланучы һәм ресоциализацияләнергә - наркотиклар һәм алкогольсез тормышка кайтырга планлаштыручы алкоголь һәм наркотикларга бәйле кешеләр өчен яхшы шартлар тудырырга ярдәм итә.

Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә мондый һәрьяклы ярдәм яңадан яши башлаган кешеләргә рецидивлардан котылырга ярдәм иткәнлеген искәрттеләр.

Казанда чәршәмбе һәм җомга көннәрендә Сеченов ур., 19 йорт адресы буенча 11дән 15 сәгатькә кадәр наркотикларга бәйлеләргә түләүсез юридик һәм психологик ярдәм алырга мөмкин. Язылу өчен телефон номер: 8 (843) 212-43-88.

Татарстан ресоциализация фонды яңадан тормыш башларга, эшкә урнашырга һәм дуслар табарга ярдәм итә, ул 2017 елдан бирле гамәлдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100