news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда медицина ярдәме буенча кайнар элемтәгә 166 тапкыр мөрәҗәгать иткәннәр

Кайнар элемтә 17 ноябрьдә эшли башлады.

(Казан, 26 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанда медицина ярдәме мәсьәләләре буенча кайнар элемтәгә 166 тапкыр мөрәҗәгать иткәннәр. Бу хакта «Татар-информ»га ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев сөйләде.

Искәртеп узабыз, элегрәк агентлык 17 ноябрьдән Татарстан прокуратурасында медицина ярдәме, шулай ук кеше тормышы өчен мөһим дарулар, вируска каршы препаратлар һәм шәхси саклану чаралары белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча кайнар элемтә эшли башлаганын хәбәр иткән иде.

Шул вакыттан 166 мөрәҗәгать кабул ителгән, алар теркәлгән һәм карарга, тикшерергә җибәрелгән.

Кызыксындырган сорауларны түбәндәге телефоннар буенча бирергә мөмкин:

(843) 291-19-25 — гражданнар мөрәҗәгатьләрен кабул итү төркеме, эш көннәрендә 9.00 дән 18.00 гә кадәр эшли.

(843) 291-18-22 — элемтәдә Стебо Артем Анатольевич, шулай ук эш көннәрендә 9.00 дән 18.00 гә кадәр шалтыратулар кабул итә.

(843) 291-18-81 — кизү прокурор, эш көннәрендә 18.00 дән 9.00 гә кадәр һәм эш көне булмаган көннәрдә дә шалтыратырга мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100