news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Собянин коронавирус аркасында Мәскәүнең «ябылуы» турындагы сүзләргә аңлатма бирде

Мәскәү мэры андый план булмавын әйтте.

 (Казан, 26 ноябрь, «Татар-информ»). Мәскәү мэры Сергей Собянин, пандемия фонында башкаланы «ябу» идеясе турында сөйләгәндә, имеш-мимешләр чебен кебек оча, тик мондый планнар юк, дип белдерде. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

«Имеш-мимешләр чебеннәр кебек йөри, беләсезме, без Мәскәүне июльдә дә, августта да, сентябрьдә дә, октябрьдә дә, ноябрьдә дә, хәзер инде декабрьдән, «яптык». Күргәнегезчә, без имеш-миешләргә ориентлашмыйбыз һәм андый планнар юк. Без шәһәрдәге реаль эпидемиологик вазгыятькә йөз тотабыз һәм эшчәнлекнең теге яки бу өлкәләрен чикләү буенча минималь кирәкле чаралар күрәбез», — диде Собянин " Россия 24» телеканалы эфирында. Мәскәүлеләрнең декабрьдән башкаланы ябалармы, дигән соравына ул шулай җавап бирде. 

«Якын арада икътисад секторларын ябу буенча бернинди планнар да юк», — дип өстәде Мәскәү мэры.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100