news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Минем Шүркә» бәйгесенең нәтиҗәләре билгеле

Җиңүчеләрнең һәммәсенә дә затлы бүләкләр тапшырылды. Беренче урынны яулаучыга смартфон бүләк ителде, икенче урынга — ноутбук, өченче урынга — планшет.

(Казан, 26 ноябрь, «Татар-информ», Алинә Айдарова). Бүген «Салават күпере» журналының 30 еллыгында «Минем Шүркә» бәйгесенең нәтиҗәләре игълан ителде.

Оештыручылар хәбәр итүенчә, бәйгегә иллегә якын эш кабул ителгән. Бәйге шартлары буенча, балалар «Салават күпере» басмасының символы — Шүркәне үз куллары белән, төрле алымнар кулланып, ясарга тиеш иделәр. 1 урынны — Арчадан Мәликә Һидиятуллина, 2 урынны — Азнакайдан Нәзилә Мөхәммәтшина, 3 урынны — Буадан Алинә Сәмитова яулады.

Җиңүчеләрнең һәммәсенә дә затлы бүләкләр тапшырылды. Беренче урынны яулаучыга смартфон бүләк ителде, икенче урынга — ноутбук, өченче урынга — планшет.

Шулай ук бәйге кысаларында махсус бүләкләр дә булдырылган. Аларга Лениногорсктан Шамил Низамов һәм Казаннан Закир Вилданов ия булды.

«Бәйге игълан ителгәч, кызыксындым һәм катнашып карарга булдым. Шүркәне әнием белән бергә ясадык. Төрле бизәкләр һәм киемнәр кулландым. Журнал хезмәткәрләренә рәхмәтлемен», — диде Алинә Сәмитова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100