news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлки районының һәвәскәр тарихчысы Роза Родионованы бүләкләделәр

«Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә Роза Родионова туган як тарихын өйрәнү буенча бүген башкара торган эшләре, алга планнары хакында да сөйләде.

(Казан, 26 ноябрь, «Татар-информ», «Әлки хәбәрләре», Азат Низамиев). ​​​​​​​Туган як тарихын өйрәнүче Роза Родионовага Әлки районы башлыгы Александр Никошин рәхмәт белдерде һәм истәлекле бүләк тапшырды. Бу хакта район газетасы яза.  

Лаеклы ялдагы укытучы Роза Родионова байтак еллар туган авылы Бибай Чаллысы тарихын өйрәнде. Архивларда, музейларда берәмтекләп җыйган материалларын туплап берничә китап та чыгарды. Соңгы вакытта ул район оешма-учреждениеләре һәм Базарлы Матак авылы тарихын өйрәнү белән мәшгуль, диелә хәбәрдә.

«Бу бик кирәкле һәм мөһим эш белән фидакарьләрчә шөгыльләнүегез өчен олы рәхмәт Сезгә. Кече Ватаныбызның тарихын белү безгә бүгенге эшебез, киләчәгебезне күзаллау, яшьләрне патриотлык рухында тәрбияләү өчен гаять әһәмиятле», — диде Александр Никошин.

«Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә Роза Родионова туган як тарихын өйрәнү буенча бүген башкара торган эшләре, алга планнары хакында да сөйләде. 


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100