news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан Кремлендә Яңа ел бәйрәмнәрен өйдә үткәрергә киңәш иттеләр

Республикада коронавирус инфекциясе таралу аркасында Яңа ел төнен гаилә белән бергәләп үткәрүдән дә яхшысы юк, дип саныйлар Кремльдә.

 Казан Кремлендә Яңа ел бәйрәмнәрен өйдә үткәрергә киңәш иттеләр

(Казан, 26 ноябрь, «Татар-информ»). Казан Кремлендә республикада коронавирус инфекциясе таралу аркасында Яңа ел бәйрәмнәрен өйдә үткәрергә киңәш иттеләр. ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова брифингта шулай дип белдерде.

«Яңа ел – ул чыннан да гаилә бәйрәме. Аны гаилә, якыннарың белән бергәләп каршы алудан да яхшысы юк. Covid-19 сынавын узган, якын кешеләре коронавирус белән авырган, шушы чир аркасында туганын югалткан кешеләр моның шулай икәнен барысыннан да әйбәтрәк беләдер, мөгаен. Шуңа күрә быел Яңа елны өйдә үткәрүең хәерле», - дип искәртте Галимова.

«Татар-информ» агентлыгы Яңа ел төнендә республика кафелары һәм рестораннары өчен ташламалар каралмавы хакында хәбәр иткән иде. Җәмәгать туклануы биналарының ишеге төн уртасыннан иртәнге 6га кадәр ябык булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100