news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Инвалидларга җир бирү буенча Татарстан әзерләгән мөрәҗәгать Дәүләт Думасына юллана

Депутатлар инвалидларның җир алу тәртибен һәм шартларын билгеләү буенча федераль законга үзгәрешләр кертү мөмкинлеген яки Россия төбәкләренә мондый тәртипне билгеләү хокукын бирүне сорый.

(Казан, 26 ноябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). ТР Дәүләт Советы депутатлары Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володинга җир биләмәләрен беренче чиратта инвалидлар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикле якыннары булган гаиләләр алу тәртибе һәм шартларын законда теркәү мәсьәләсе буенча мөрәҗәгать әзерләгән. Бүген парламентның унҗиденче утырышында мөрәҗәгать хупланды.

Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Азат Хамаев әйтүенчә, депутатлар инвалидларның җир алу тәртибен һәм шартларын билгеләү буенча федераль законга үзгәрешләр кертү мөмкинлеген яки Россия төбәкләренә мондый тәртипне билгеләү хокукын бирүне сорый. Ул, шулай ук, бу сорауны Татарстан прокуратурасы күтәргәнен әйтте.

«Федераль законда инвалидларга һәм инвалид кешеләре булган гаиләләргә шәхси торак төзелеше, ярдәмче хуҗалык һәм бакчачылык эшен алып бару өчен җир биләмәләрен беренче чиратта алуга хокуклары күрсәтелгән. Тик, беренче чиратта дигәндә, җир өчен түләп, ләкин сәүдәләшүләрсез алу күздә тотыла», — диде Азат Хамаев. Сәүдәләшүләрсез генә җир биләмәләре аренда шартларында гына бирелергә мөмкин.

РФ Җир кодексында җир участоклары өчен аренда түләвен билгеләү тәртибе расланган, җирләрне беренче чиратта яки чиратсыз бер тапкыр гына алу кагыйдәсе теркәлгән. Законда башка шартлар язылмаган.

Җир алу өчен кирәкле документлар исемлеген билгеләү, чират формалаштыру мәсьәләләрен хәл итәр өчен, шушы мөрәҗәгать әзерләнгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100