news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешәндә мәктәп укучылары шахмат һәм шашка уеннары серләрен өйрәнә

Чирмешәндәге «Орион» яшьләр ял итү үзәгендә шахмат һәм шашка түгәрәкләренә унбишләп бала йөри.

(Казан, 26 ноябрь, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән», Кадыйр Гомәров). Чирмешәндәге «Орион» яшьләр ял итү үзәгендә балаларга шахмат һәм шашка уйнарга өйрәтәләр. Бу хакта район газетасы яза.

Түгәрәккә Чирмешәнннең 1 нче мәктәбе һәм лицей укучылары атнага өч тапкыр киләләр.

«Күптән түгел монда шахмат буенча турнир да үткәрдек. Зурлар арасында Чирмешән лицееннан Булат Әхтәмов, кечкенәләрдән 1 нче Чирмешән мәктәбе укучысы Алмаз Нигъмәтуллин беренче урын алып, истәлек бүләгенә һәм грамотага лаек булдылар», — диде ярышның хөкемдары, тренер Шамил Сөнчәләев.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100