news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда Яңа ел чыршылары урнаштыра башладылар

Чыршылар Азатлык мәйданында, Сидоровка бистәсендә, Мәләкәс аръягында, Картон-кәгазь комбинаты районында, Шишкин бульварында һәм Җиңү паркында урнаштырылачак.

(Чаллы, 26 ноябрь, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова ). Чаллыда Яңа ел чыршылары урнаштыра башладылар. Бу хакта Башкарма комитетта хәбәр иттеләр.

Быел алты бәйрәм мәйданчыгы җиһазландырылачак. Шәһәрнең төп чыршысы Азатлык мәйданында үз традицион урынын алачак, биредә каркас монтажланган — аны чыршы ботаклары белән тулыландыру бара.

Башка чыршылар Сидоровка бистәсе паркында, Мәләкәс аръягы, Картон-кәгазь комбинаты районында, Шишкин бульварында һәм Җиңү паркында урнаштырылачак. «Энергетик» мәдәният йорты янында икенче ел рәттән инде чыршы куелмый.

Хәзер чыршыларны бизәү эшләре бара, мәйданчыклар бәйрәм персонажлары фигуралары белән бизәлә, шугалаклар ясыйлар.

Элегрәк «Татар-информ» Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиевнең коронавирус инфекциясе пандемиясе белән бәйле рәвештә яңа ел күңел ачуларын минимальләштерергә тәкъдим иткәнлеген хәбәр иткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100