Татарстан синоптиклары юлларда бозлавык турында кисәтә

Көндез һаваның максималь температурасы -6 градуска кадәр төшәчәк.

(Казан, 26 ноябрь, "Татар-информ"). Татарстан юлларында көчле бозлавык булу ихтимал. Татарстан Гидрометеорология үзәге машина йөртүчеләрне шул хакта кисәтә.

Синоптиклар фаразлаганча, бүген республикада кар явачак. Көндез һаваның максималь температурасы -6 градуска кадәр төшәчәк. Җил талгын, көньяк-көнчыгыштан исә.