Әлмәттә Изгелек ярминкәсе - хәйрия акциясе уздырыла

Чара 1 декабрьдә Әлмәтнең Үзәк мәчетендә узачак.
(Казан, 26 ноябрь, «Татар-информ»). Әлмәттә Изгелек ярминкәсе узачак. Бу хакта Татарстан мөселманнары Диния назәрәте матбугат хезмәте хәбәр итә.Ярминкәдә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең үз куллары белән ясаган эшләнмәләрен сату оештырылачак. Талантлы осталар чара кунакларына бизәнү, кулдан бәйләнгән , уникаль интерьер әйберләре һ.б. тәкъдим итәчәк.Ярминкәдә һәр сатып алучы мохтаҗларга ярдәм күрсәтү буенча үткәрелгән хәйрия акциясендә катнаша дигән сүз.Чара 1 декабрьдә Әлмәтнең Үзәк мәчетендә узачак.