ТР Яшел Үзән районында юл-транспорт һәлакәтендә зыян күргән ике кешегә операция ясалган

Алар үз аңнарында

 (Казан, 26 ноябрь, «Татар-информ», Эмма Ситдыйкова). Кичә ТР Яшел Үзәндә юл һәлакәтендә зыян күрүчеләр Казанның 7 нче хастаханәсенә китерелгән, 4 пациентның хәлендә уңай якка үзгәреш бар, дип белдерә табиблар.
Бүген журналистларга Казан шәһәре 7 нче хастаханәнең хирургия хезмәте буенча баш табиб Андрей Анисимов белдергәнчә, хәзерге вакытта бу әлеге хастаханәдә һәлакәттән соң ике хатын-кыз һәм ике ар-ат ята.
“Аларны хастаханәгә китергәч дәвалау-реанимация һәм диагностика чаралары үткәрелгән. Бер ир-ат һәм бер хатын-кызга операция ясалган, алар авыр, әмма тотрыклы хәлдә реанимация бүлегенең интенсив терапия палатасында яталар. Тагын ике зыян күрүченең хәле канәгатьләнерлек дип бәяләнә. Алар травматология бүлеге палаталарында”, - диде ул.
Шул ук вакытта Андрей Анисимов 4 кеше дә үз аңнарында дип билгеләп үтте. “Хәлләре уңай, гомерләренә куркыныч янамый”, - дип искәртте ул.
Билгеле ки, Казан шәһәренең 7 нче хастаханәсендә ятучылар фура белән бәрелгән микроавтобус пассажирлары. Өчесе – Пермь краенда яшәүчеләр, берсе Удмуртия Республикасыннан.
“Аларның туганнары белән элемтә юк, әгәр алар килсә, авыру туганнарының хәле турында тулы мәгълүмат белдереләчәк”, - дип өстәде А.Анисимов.
Яшел Үзән районында юл-транспорт һәлакәтендә зыян күрүчеләрнең туганнары өчен Казанның 7 нче хастаханәсе һәм республика клиник хастаханәсенең кайнар линия телефоннары 8 (843) 556-76-50, 8 (843) 293-49-95.
Элек ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр иткәнчә, бу юл-транспорт һәлакәтендә 11 кеше зыян күргән, тагын бер кеше үлгән. Нәтиҗәдә, 6 кеше Республика клиник хастаханәсенә, 4 кеше Казанның 7 нче хастаханәсенә, тагын бер кеше Яшел Үзән хастаханәсенә озатылган.