ТР Дәүләт Советында ТР Президенты каршындагы Милләттәшләр эшләре буенча координация советы утырышы узды

Утырышта чит төбәк һәм илләрдәге ватандашлар белән багланышларның камилләшүе билгеләп үтелде

(Казан, 26 ноябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Бүген ТР Дәүләт Советында Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Милләттәшләр эшләре буенча координация советы утырышы узды. Совет рәисе, Татарстан парламенты җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин уздырган утырышта ТР Премьер-министры урынбасары Юрий Камалтынов, ТР вице-премьеры – Сәүдә һәм сәнәгать министры Равил Зарипов, совет составындагы министрлык җитәкчеләре, ТР Фәннәр Академиясе президенты Әхмәт Мазһаров, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров һәм башкалар катнашты.
Фәрит Мөхәммәтшин соңгы утырыштан соң шактый күп вакыт узуын билгеләп үтте, бу ара эчендә совет эшчәнлегенә кагылышлы җитди үзгәрешләр булырга да өлгергән. Ул Казанда зур уңыш казанып узган Универсиадада ватандашларыбыз катнашуын да билгеләп узды. Фәрит Мөхәммәтшин ватандашларыбызның мәдәни тормышында иң күркәм вакыйгаларның берсе булган Сабан туена тукталып, аның милләттәшләребез чәчелеп урнашкан 55 төбәктә һәм 23 чит илдә үткәрелүен искәртеп үтте. Ул быел Бөтенроссия авыл Сабан туеннан тыш беренче тапкыр Ленинград өлкәсендә Халыкара сабан туе уздырылганын да билгеләп узды. “Безнең бурыч – киләсе елда да Сабантуйларны оештыруга зур җаваплылык белән карау, Казанның 2014 нче елда төрек дөньясының мәдәни башкаласы булып игълан ителүен дә истә тотарга кирәк”, - ди Фәрит Мөхәммәтшин.

Парламент рәисе Татарстанда ватандашлар белән эшчәнлеккә җитди игътибар бирелүен ассызыклап, республика Президенты Рөстәм Миңнехановның эшлекле сәфәр кысаларында һәрвакыт милләттәшләр белән очрашырга вакыт табуына басым ясады. Аның әйтүенчә, барган һәр җирдә республика җитәкчелеге ватандашлар белән элемтәләр урнаштырырга тырыша.
“Татар җәмәгатьчелеге консолидациясе дәвам иттерелә. Быел Евросоюз башкаласында Ауропа татарлары альянсы үзләре турында белгертүгә иреште. Республика яшьләр проектлары ватандашлар берләшүгә яхшы җирлек тудыра, алар арасында “Сәләт” хәрәкәте аерылып тора”, - дип белдерде Фәрит Мөхәммәтшин. Аның сүзләренә караганда, ватандашлар белән эшчәнлек мәсьәләләрендә заманча технологияләр дә нәтиҗәлерәк кулланыла башлады. Моңа мисал итеп, татар теленә читтән торып өйрәтүче “Ана теле” мәктәбен, “Татар иле” порталын әйтеп узарга була.
Бүгенге совет утырышында беренче булып каралган мәсьәлә, РФ дәүләт илкүләм сәясәте стратегиясе һәм 2013 нче елның 26 нчы июленнән Татарстанда дәүләт илкүләм сәясәте концепциясенең яңа редакциясе нигезендә ватандашларга ярдәм күрсәтү буенча программа-максатчан характердагы республика чаралары турында булды. Аның буенча чыгыш ясаган Ринат Закиров, республикада ватандашлар белән эшчәнлекнең калыплашкан төс алып баруын билгеләп үтте. Министрлыкта шушы юнәлештә эшләүче структуралар бар. Ул дөньяда 7,5 миллионга якын татар халкы яшәвен, Бөтендөнья татар конгрессының 135 илдә 138 оешмасы булуын билгеләп узды. Моннан тыш, ул төрле төбәкләрдә һәм илләрдә ватандашлар белән очрашкач, Татарстан Президентының да төрле министрлыкларга күрсәтмәләр бирүен шәрехләп үтте. Ринат Закиров юллама белән 500 дән артык милләттәшебезнең Татарстан югары уку йортларында белем алуын хәбәр итте.
ТР Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Данил Мостафин беренче мәсьәлә буенча чыгышында, Россиянең 26 субъектында 1305 гомуми белем бирү оешмасы гамәлдә булуын хәбәр итте. Аларда татар теле һәм әдәбияты укытыла, татар телендә белем бирү тормышка ашырыла. Быел ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының резерв фондыннан 15 субъект заявкасы буенча 1 миллион 700 мең сумга 7 меңнән артык данә уку-методик әдәбияты тапшырылган. Тагын 9 субъект заявкасы эшкәртелү стадиясендә.
ТР Мәдәният министры Айрат Сибагатуллин ассызыклап үткәнчә, министрлыкның төп бурычларының берсе, рухи мәдәни ихтыяҗларны канәгатьләндерүдән гыйбарәт. Ул хәбәр иткәнчә, ел саен Мәдәният министрлыгы линиясе буенча Россия төбәкләрендә 300 ләп чара оештырыла.
Татарстан Республикасының сәүдә-икътисади хезмәттәшлеген үстерүдә ватандашлар оешмалары һәм татар диаспоралары белән элемтәләр турындагы икенче мәсьәлә буенча ТР вице-премьеры – сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов чыгыш ясады. Ул ватандашлар белән эшчәнлекнең республиканың сәүдә йортлары һәм вәкиллекләре челтәре аша алып барылуын искәртеп узды. Аның сүзләренә караганда, хәзерге вакытта Татарстан чикләреннән тыш 21 вәкиллек гамәлдә тора, аларның 14е – чит илнеке. Ул ассызыклап үткәнчә, Төркия, Франция, Чехия Республикалары вәкилллекләре аеруча актив.
Фәрит Мөхәммәтшин министрга Россия төбәкләрендә ватандашлар һәм вәкиллекләр белән эшчәнлеккә тагын да зуррак игътибар юнәлтү үтенечен җиткерде.