“Татарстан” авиакомпаниясе “Боинг”ның һәлак булган экипажы вәкилләре туганнарына акчалата ярдәм күрсәтәчәк

Моның өчен, аларга барлык кирәкле документларны җыеп, авиакомпаниягә мөрәҗәгать итәргә кирәк

 (Казан, 26 ноябрь, «Татар-информ», Эмма Ситдыйкова). Казан аэропортында һәлакәткә очраган “Боинг 737” очкычы экипажы вәкилләренең туганнары ММЧда якыннарының бары тик 100 мең сумга гына иминиятләштерелүләренә карата канәгатьсезлек белдерә.

“Татарстан” авиакомпаниясендә “Татар-информ” МАна ачыклык кертүләренчә, 100 мең сум законга каршы килми. “Экипаж вәкилләре хезмәт килешүләрен имзалаганда иминиятләштерү суммасы турында белделәр”, - диде авиакомпания вәкиле.

Шулай ук ул хәбәр иткәнчә, һәлак булган экипаж вәкилләренең туганнары “Ак Барс страхование” оешмасыннан 100 мең сум иминият акчасыннан тыш, “Татарстан” авиакомпаниясеннән акчалата ярдәм – берничә мең доллар һәм, җирләү өчен, 35 мең сум акча алачак.

Хәзерге вакытта материаль ярдәм алуга документларны Ольга Кабанова һәм Дамир Хәйдәровның туганнары тапшырган. 100 мең сум иминият акчасын алу өчен, Виктор Гуцул һәм Нурия Зарифуллинаның туганнары мөрәҗәгать иткән.