“Татар-информ” МА Социалистик көнкүреш музееның юбилеена музей өчен истәлекле урында матбугат конференциясен уздыра

Чара Шмидт урамындагы подвалда уза, анда 20 ел элек музейга нигез салынган

 (Казан, 26 ноябрь, «Татар-информ»). Иртәгә “Татар-информ” МА Социалистик көнкүреш музееның 20 еллык юбилеена багышланган матбугат конференциясе уздыра. Чара музей өчен истәлекле урында – Шмидт урамындагы подвалда уза, анда музейга нигез салынган.

Иң элек музей студентларның уникаль проекты булган. Хәзер Казанда 3 Социалистик көнкүреш музее бар: Университет урамы, 6, Очкын урамындагы музей-склад, Шмидт урамындагы яшерен студия. Хәзерге вакытта фотодизайн студиясе урнашкан Шмидт урамындагы подвалда матбугат конференциясе узачак. Бу бүлмә журналистларга беренче тапкыр күрсәтелә.

Нәкъ менә монда совет кешесенең көндәлек тормышы музеен булдыру идеясе барлыкка килгән. Анда төрле вакытта танылган музыкантлар, язучылар, шагыйрьләр, рәссамнар, кинорежиссерлар, продюсерлар, журналистлар булган.

Музейга нигез салучылар матбугат конференциясендә танылган кешеләрнең ни өчен беркемгә дә билгеле булмаган подвалда булулары, кемнең әлеге проектны халык арасында танытырга ярдәм итүе һ.б. турында сөйләячәк.

Казан музыкантлары чараның кунагы булачак. Журналистлар арасында “Нәрсә икәнен уйлап бел” («Угадай, что это?») темасына викторина узачак.

Чара сәгать 16.00 Казан, Шмидт урамы, 8 адресы буенча урнашкан подвалда башлана. Гаризаларны pr@tatar-inform.ru адресына юлларга кирәк.