Казанда “Боинг” фаҗигасендә һәлак булучылар арасында 17 кеше хезмәт вазыйфасын башкарган

ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы 14-22 нче ноябрьгә ТР Дәүләт хезмәт инспекциясе мәгълүматларын бастырды

 (Казан, 26 ноябрь, «Татар-информ»). Агымдагы елның 14-22 нче ноябре чорында ТР предприятиеләрендә үлемгә китергән 3, 3 авыр һәм кешеләр төркеме катнашында 4 фаҗигале очрак булган. ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте бастырган ТР Дәүләт хезмәт инспекциясенең мәгълүматлары шундый.

Беренче гадәттән тыш хәл 14 нче ноябрьдә булган. Әлмәт районының 2 нче номерлы Түбән Мактама урта мәктәбенең 17 яшьлек укучысы Казан – Оренбург юлында юл һәлакәтендә һәлак булды. Балаларны йөртүгә куелган таләпләрне бозу һәлакәтнең сәбәбе булган.

16 нче ноябрьдә Яр Чаллының “Камилла” ҖЧҖдә икенче үлем очрагы теркәлгән. Кибетнең бер бүлмәсендә 60 яшьлек идән юучы хатынның гәүдәсе табылган.

Соңгы үлемгә китергән очрак Казанның “Булгар-М” ҖЧҖ предприятиесендә билгеләнгән. Кипкән каенны кискәндә, бер эшченең өстенә агач ауган.

14-22 нче ноябрьдә катлаулы нәтиҗәләргә китергән 3 очрак теркәлгән. 14 нче ноябрьдә Оренбург – Казан юлында 10 нчы номерлы Әлмәт урта мәктәбенең 16 яшьлек укучысы зыян күргән.

15 нче ноябрьдә Пушкин һәм Бутлеров урамнары чатында җиңел машина “Метроэлектротранс” МУП 1 нче номерлы троллейбус депосының троллейбус йөртүчесен таптаткан.

19 нчы ноябрьдә “Лидер Тим” предприятиесе хезмәткәре “Интермакс” сәүдә үзәгендә эскалаторның шахтасына төшеп киткән.

Моннан тыш, хисап атнасында кешеләр төркеме катнашында 4 гадәттән тыш хәл теркәлгән. 14 нче ноябрьдә Казан – Оренбург юлында юл һәлакәте булды. Йөртүченең машина белән идарә итә алмавы нәтиҗәсендә, 5 нче номерлы Әлмәт гимназиясенең 37 яшьлек тарих укытучысы һәм 16 яшьлек укучысы зыян күргән.

Шул ук көнне Казанга барганда, 7 нче номерлы Әлмәт урта гомуми белем бирү мәктәбенең 15 һәм 17 яшьлек укучылары юл һәлакәтенә очраган. Нәтиҗәдә, биология укытучысы һәлак булган.

Соңгы бик күп кеше катнашында фаҗига 17 нче ноябрьдә “Казан” Халыкара аэропортында булды. Монда җиргә төшкәндә “Боинг 737-500” очкычы һәлакәткә очрады. Нәтиҗәдә, “Татарстан” авиакомпаниясенең 6 хезмәткәре, “Нэфис-Биопродукт” ААҖнең 1 хезмәткәре, Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Дагыстан Республикасы буенча идарәсе хезмәткәре, Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Амур өлкәсе буенча идарәсе хезмәткәре, “ДжиИ Мани Банк” ЯАҖнең 6 хезмәткәре, “Гипротрубопровод” ААҖ филиалы – “Волгоградгипротрубопровод”ның 1 хезмәткәре һәм Дагыстан дәүләт университеты хезмәткәре һәлак булды. Гомумән, хезмәт вазыйфаларын башкарганда, 17 кеше һәлак булды.

Барлык очраклар буенча тикшерү алып барыла.