news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Собянин мәскәүлеләргә минималь пенсияне 21 193 сумга кадәр арттырган

2022 елның 1 гыйнварыннан мәскәүлеләрнең пенсиясе 4,8 процентка индексацияләнәчәк.

(Казан, 26 октябрь, «Татар-информ»). Мәскәү мэры Сергей Собянин минималь пенсияне 21 193 сумга кадәр арттыру турында карар имзалады. Бу хакта башкала хакимияте матбугат хезмәтенә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

«2022 елның 1 гыйнварыннан мәскәүлеләргә пенсиягә шәһәр өстәмәсе һәм социаль түләүләр 4,8 процентка индексацияләнәчәк», - диелә пресс-релизда.

Өстәмәне 2,1 миллион кеше алачак. Соңгы тапкыр Мәскәүдә пенсияләр гыйнвар аенда — 3,7 процентка, 19 500 сумнан 20 222 сумга кадәр арткан.

2022 елга бюджет проектына шулай ук социаль пособиеләрне 4,8 процентка индексацияләү кертелгән. Социаль ярдәм чараларына киләсе елда 602,9 миллиард сум (өч ел эчендә 1,9 триллион) каралган.

Шул ук вакытта педагогларның, медицина һәм башка бюджет хезмәткәрләренең хезмәт хакы 4,8 процентка артачак.

Шулай ук Бөек Ватан сугышында Җиңү көне, Мәскәү янында Совет гаскәрләренең контрһөҗүме башлану, Чернобыль АЭСындагы аварияне бетерү уңаеннан билгеләнгән истәлекле көннәргә һәм социаль әһәмиятле чараларга караган чараларда бер тапкыр бирелә торган түләүләр каралган. Аларның күләмен шәһәр Хөкүмәте аерым карар белән билгеләячәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100