news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Питрәч районында «Ак калфак» оешмасы ханымнары «каз өмә»сендә булды

Өмәчеләр«Чыгыш» чишмәсе буен да җыр-биюләр белән гөр китерде.

Питрәч районында «Ак калфак» оешмасы ханымнары «каз өмә»сендә булды
https://tatar-congress.org/

(Казан, 26 октябрь, «Татар-информ»). Питрәч районы Шәле авылында Наилә һәм Илнур Сафиннар гаиләсендә шаулап-гөрләп каз өмәсе узды. Ел саен 100 әр каз асраган бу фидакарьләр өмәгә килүчеләрне каз бәлеше, каз майлары белән майланган коймак белән сыйладылар.

Районның «Ак калфак» оешмасы ханымнарына сылтама белән Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, өмәчеләр «Чыгыш» чишмәсе буен да җыр-биюләр белән гөр китерде. Кунаклар арасында танылган Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Камил Кәримов та бар иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100