Чаллыда шартлаган йортта зыян күргән кешеләргә акча җыю өчен счет ачтылар

Барлык битараф булмаган кешеләр фаҗигада зыян күрүчеләргә ярдәм итә ала.

(Казан, 26 октябрь, «Татар-информ», Павел Климчак). Чаллыда 48 комплекстагы 20нче йортта (48/20) шартлау вакытында зыян күргән кешеләргә акча җыю өчен исәп-хисап счеты ачылды. Барлык битараф булмаган кешеләр фаҗигадә зыян күрүчеләргә ярдәм итә ала. Бу хакта Чаллы мэриясенең матбугат хезмәтендә хәбәр ителә.

Башкарма комитет йөкләмәсе буенча ВТБ банкының Чаллы филиалында 40703810400494000169 номерлы исәп-хисап счеты ачылды. Түләү реквизитлары:

БИК 044525411

Банкның исеме: ВТБ банкының (ГАҖ) Мәскәү шәһәрендәге «Үзәк»(«Центральный») филиалы

к /с 30101810145250000411 Россия Банкының Үзәк федераль округы буенча Мәскәү шәһәре Баш идарәсендә.

ИНН 1650118040

КПП 165001001

Түләү билгеләгәндә «48/20 йортта яшәүчеләргә ярдәм» дип күрсәтегез, шуннан соң күчерәсе суммасын кертегез.