Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Аксубай егетләренә Ватанны саклаучы исемен лаеклы йөртүләрен теләделәр
Армиягә алынучыларның һәркайсына районнан истәлек итеп кул сәгатьләре тапшырылды.
(Аксубай, 26 октябрь, «Татар-информ», «Авыл таңнары»). Татарстан Хәрби комиссариатының җыелу пунктына Аксубайдан хәрби хезмәткә чакырылучыларның чираттагы төркеме юл тотты.
Бу көн иртәсе армиягә китүче яшьләрне дә, аларның якыннарын да ныклыкка сынады — армиягә алынучы егетләрне озату тантанасы коеп яуган яңгыр астында үтте. Яңгырлы һава торышына кармастан, традицияләр үзгәрмәде: обелиск янында Мәңгелек ут янды, хәрби маршлар яңгырады һәм егетләрне хезмәткә район җитәкчелеге, оешмалар һәм иҗтимагый берләшмәләр вәкилләре хәер-фатихаларын биреп, тантаналы төстә озаттылар.
«Сезгә Ватанны саклаучылар исемен лаеклы йөртүегезне һәм өйләрегезгә исән-имин әйләнеп кайтуыгызны телим! Туганнарыгыз белән элемтәдә торыгыз, чөнки өйдә сезнең өчен борчылып, сезне көтеп торалар», — диде район башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Сергей Александров.
Идел буе хәрби округы инспекторы генерал-майор Анатолий Молоствов та егетләргә үзенең фатихалы сүзләрен җиткерде. Гомеренең дистәләрчә елларын Ватанга хезмәт итүгә багышлаган кеше буларак, ул яшьләргә хезмәт иткән вакытта куркынычсызлыкның төп моментлары турында искә төшерде.
— Россия армиясенә хезмәт итү — мактаулы, — дип ассызыклады ул. — Армия холыкны чыныктыра, сез чын ир-егетләр булып әйләнеп кайтачаксыз. Кемнеңдер хезмәтен дәвам итү теләге була икән — контракт төзи ала, ә туган илләрендә яшәргә һәм эшләргә планлаштыручылар алдында эшкә урнашуга бәйле бик күп мөмкинлекләр ачылачак. Хәерле юл, егетләр!
Шулай ук, традиция буенча, армиягә алынучыларның һәркайсы районнан истәлек итеп кул сәгатьләре алды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз