news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сергей Назаров Актаныш районы прокуроры итеп билгеләнде

Илдус Нәфыйков Сергей Назаровны район прокуратурасы коллективына тәкъдим итте.

(Казан, 26 октябрь, «Татар-информ»). Юстиция киңәшчесе Сергей Назаров Актаныш районы прокуроры итеп билгеләнде. ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев шул хакта хәбәр итте.

Назаров 1980 елның 7 апрелендә Минзәләдә туган. 2002 елда «юриспруденция» белгечлеге буенча Казан дәүләт университетын тәмамлаган, ә дүрт ел үткәч Минзәлә районы прокуроры ярдәмчесе вазифасына керешеп, прокуратура органнарында хезмәт юлын башлаган.

2009 елда Назаров - Минзәлә районы прокурорының өлкән ярдәмчесе, ә 2013 елда аның урынбасары итеп билгеләнгән. Әлеге вазифаны ул бүгенге көнгә кадәр башкарган. Назаров Актаныш районы прокуратурасын РФ Генераль прокуроры боерыгы буенча җитәкләде.

Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков Сергей Назаровны район прокуратурасы коллективына тәкъдим итте.

Актаныш районының элеккеге прокуроры исә Минзәлә районы прокуроры итеп билгеләнде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100