news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлки районының Түбән Биктимер авылында парк барлыкка киләчәк

400 кв метр мәйданлы территориядә уен мәйданчыгы төзиләр һәм агачлар утыртачаклар.

Әлки районының Түбән Биктимер авылында парк барлыкка киләчәк
«Алькеевские вести»

(Казан, 26 октябрь, «Татар-информ»). Әлки районында, Түбән Биктимер авылы үзәгендә парк барлыкка киләчәк. Торак пунктта яшәүчеләр гражданар җыенында шундый үтенеч белән чыгыш ясаган. Бу хакта «Алькеевские вести» газетасы хәбәр итә.

Шушы көннәрдә 400 кв. метр мәйданлы территорияне металл койма белән әйләндереп алганнар, монда куаклар киселгән, чүп-чар җыелган.

Базарлы Матак авыл җирлеге Башкарма комитеты җитәкчесе Фаяз Фәттахов сөйләвенчә, паркның үзәгендә Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә һәйкәл, балалар өчен уен мәйданчыгы төзеләчәк, агачлар утыртылачак.

«Паркның авыл халкының ял итү өчен яраткан урынына әверелүен телим», — диде ул.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Питрәч районының Шәле һәм Богородское авылларында «Заманча шәһәр мохитен формалаштыру» проекты буенча парклар төзелеше төгәлләнеп килә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100