news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Ирек мәйданында Ленин һәйкәленең постаментын демонтажладылар

Монументны 66 ел эчендә беренче тапкыр төзекләндерәләр.

(Казан, 26 октябрь, «Татар-информ»). Казанның Ирек мәйданында Ленин һәйкәле постаменты демонтажланды. Бу хакта «ВКонтакте» социаль челтәреннән файдаланучылар хәбәр итә.

Монументны урнаштырганнан соң 66 ел эчендә беренче тапкыр төзекләндерәләр.

Скульптор Петр Яцыно һәм архитектор Александр Гегелло эшләгән һәйкәлне 1954 елда урнаштыралар. Ул мәдәни мирас объекты дип танылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100