news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан россиялеләр Яңа елны каршы алырга ниятләгән иң популяр 10 шәһәр арасына керде

Сораштыруда катнашучыларның күбесе бәйрәмне Санкт-Петербургта билгеләп үтәргә тели.

Казан россиялеләр Яңа елны каршы алырга ниятләгән иң популяр 10 шәһәр арасына керде

(Казан, 26 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан башкаласы илдә яшәүчеләр Яңа елны каршы алырга ниятләгән Россиянең иң популяр 10 шәһәре арасына керде. Сораштыруны социаль челтәрләрдә Россиянең Tvil.ru сервисы үткәргән.

Респондентларның 4,3 проценты Казан өчен тавыш биргән. Сораштыруда катнашучыларның күбесе бәйрәмне Санкт-Петербургта (34,5 процент), шулай ук Ялтада (18,1 процент) билгеләп үтәргә тели. Мәскәү һәм Сочи (15,5 процент) бер үк санда тавыш җыйган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100