news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Буа районында балалар спорт-уен мәйданчыгы төзеделәр

Универсаль объектны Буа якташлык җәмгыяте инициативасы белән төзеделәр.

Буа районында балалар спорт-уен мәйданчыгы төзеделәр
Буа районы матбугат хезмәте

(Казан, 26 октябрь, «Татар-информ»). Буа районының Исаково авыл җирлегендә балалар өчен яңа универсаль мәйданчык барлыкка килде. Бу хакта Буа районы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Уен һәм спорт җиһазлары булган объект Буа якташлык җәмгыяте инициативасы белән төзелгән. Биредә балалар ясалма газонлы мәйданчыкта футбол белән шөгыльләнә, таганда атына алачак. Шулай ук башка спорт һәм уен җиһазлары да бар.

«Мәйданчык универсаль, ел дәвамында авыл балаларының һәм яшьләренең актив ялын оештырырга мөмкинлек бирә», диелгән хәбәрдә.

Мәйданчыкта ял итү, физик күнегүләр һәм җәйге вакытта ачык һавада спорт чараларын уздыру өчен бар да көйләнгән. Кышын балалар биредә кар сыннары, боз таучыклары төзү белән шөгыльләнә алачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100