news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Биектауда яшәүче пенсионер ярты гасыр элек утыртылган агачлар турында кайгырта

Владимир Балымов үзе яшәгән йорт янындагы яшел «утрау»ны юкка чыгарудан саклап калган.

Биектауда яшәүче пенсионер ярты гасыр элек утыртылган агачлар турында кайгырта
http://biektaw.ru/

(Биектау, 26 октябрь, «Татар-информ», «Биектау хәбәрләре», Галия Илдарова). Биектауда яшәүче Владимир Балымов үзе яшәгән йорт янындагы яшел «утрау»ны юкка чыгарудан саклап калган. Моңа ничек ирешүен пенсионер үзе сөйләде. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Владимир Балымов парк тарихы турында күз яшьләре катыш искә ала. Ярты елга якын берүзе яшел «утрау”ны сатып җибәрүгә каршы көрәшкән ул. Әлеге җирне сатарга җыенулары турында очраклы гына интернеттан белеп алган һәм яңа хуҗалар белән очрашуны көткән. Барысын да аңлатып биреп, әлеге паркны сатарга ярамаганлыгына төшендерергә ниятли Владимир Балымов. Тик пенсионерны ишетергә дә теләмиләр.

«Яңа хуҗа килде. Монда синең эшең булмасын дип яный ук башлады. Бу агачларны мин, хатыным, балаларым утырткан, берничек тә битараф кала алмыйм дип үгетләп тә карадым. Әнә, аңа кадәр дә барып җиттеләр. Агачларны кисәләр. Бирегә туфрак ташыйлар. Чокыр казыдылар да, кискән агачларны шунда ташлыйлар. Тәмам чүп оясына әйләндерделәр», — дип сөйли ул.

Владимир Захарович утырткан парк биредә яшәүчеләрнең яраткан ял итү урынына да әйләнгән. Тик мәсьәләнең икенче ягы бар — ял итүчеләрдән чүп-чар кала. Андыйларны биредә чип-чиста сулы чишмә булуы да борчымый хәтта. Владимир Балымов аны да чистартып, карап тора.

«Мин дә гомерлек түгел бит. Тугызынчы дистәне вакладым. Кая гына мөрәҗәгать итмәдем. Прокуратурага рәхмәт», — диде ул.

Владимир Балымовтан документларны июньдә кабул иткәннәр. Ярты елга якын көтүнең нәтиҗәсе сөендерә.

Биектауда яшәүчеләр мөрәҗәгате нигезендә Биектау районы Прокуратурасы җирне арендага тапшыруга бәйле документларны тикшергән һәм закон бозу очракларын ачыклаган. Тикшерү нәтиҗәләре буенча Биектау районы судына гариза тапшырганнар. Суд әлеге таләпне дәлилле дип тапкан һәм аренда килешүен өзгән.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100