news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакайда яңа прокурор билгеләнде

Татарстанның күзәтчелек ведомствосы башлыгы Илдус Нәфыйков яңа җитәкчене шәһәр прокуратурасы коллективына тәкъдим итте.

(Казан, 26 октябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Россия Генераль прокуроры боерыгы белән Азнакайның яңа прокуроры итеп юстициянең өлкән киңәшчесе Рим Сөнгатуллин билгеләнде.

Рим Сөнгатуллин республиканың Арча районы Яңа Иябаш авылында туып үскән. Казан дәүләт университетының юридик факультетын тәмамлаган.

Ул прокуратурага 20 ел элек килгән. 2004 елдан алып 2009 елга кадәр Мамадыш районы прокуроры урынбасары урынын били, аннары республиканың Чирмешән районы прокуроры вазифасына күчә. Соңгы алты елда Татарстанның Теләче районы прокуроры булып хезмәт иткән.

Республиканың күзәтчелек ведомствосы башлыгы Илдус Нәфыйков яңа җитәкчене район прокуратурасы коллективына тәкъдим итте.

Исегезгә төшерәбез, элек бу вазифаны биләгән Илшат Нәҗмиев Баулы прокуроры итеп билгеләнде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100