Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Башкортстан белгечләре Татарстанның актив башкорт яшьләренә мастер-класс үткәрде
Татарстандагы башкорт яшьләренә SMM, социаль проектлар буенча лекция укыдылар.

(Казан, 26 октябрь, “Татар-информ”, Айгөл Шәйхлисламова). Татарстанда башкорт мәдәнияте һәм мәгърифәт көннәре кысаларында Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында Башкортстаннан килгән социаль проектлар буенча белгечләр Татарстандагы башкорт яшьләре өчен мастер-класслар белән чыгыш ясады.
“Татарстандагы Башкорт милли-мәдәни берләшмәсенең яшьләр хәрәкәте активларын җыйдык. Башкортстаннан экспертлар, белгечләр, яшьләр лидерларын чакырдык. Мондый чаралар башкорт яшьләрен берләштерер дип өметләнәбез. Хәзер һәр милләт яшьләренең уртак максаты - телне, милләтне, гореф-гадәтләрне саклау”, - диде Татарстан халыклары Яшьләр Ассамблеясы Советы рәисе Тимур Кадыров.
Башкортстанның яшьләр якташлыклары ассоциациясе рәисе Байрас Азамат социаль проектларын гамәлгә ашыру тәҗрибәсе белән уртаклашты. Башкорт телен саклау һәм үстерү фондының пиар-белгече Назгөл Галеева башкорт яшьләренә проектларны социаль челтәрләрдә таныту юлларын сөйләде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз