Тукай районы Иштирәк авылы кызлары алъяпкычлар, сөлгеләр, кулъяулыклар чигәләр

Нургалиевлар гаиләсе республика фестивале кысаларында үткәрелгән «Төп йорт» бәйгесендә дә катнашты.

(Тукай районы, 26 октябрь, "Татар-информ", "Якты юл", Гүзәл Һадиева). Бүген мин Иштирәк авылының хезмәт сөючән һәм тырыш гаиләләрнең берсе булган Нургалиевлар гаиләсе турында язасы иттем. Тырышлыкка тәрбияне бала, әлбәттә, иң беренче булып гаиләдә ала. Аңа нинди тәрбия бирәләр, нинди һөнәрләр өйрәтәләр – болар барысы да баланың алдагы тормышка атларга ышанычлы белеме булып тора, дип яза район газетасы.

Мин гаилә хуҗабикәсе Эльмира Нургалиева белән очраштым, аның белән матур гына әңгәмә кордык.

– «Эшләгәнең кеше өчен булса, өйрәнгәнең үзең өчен», – дип әйтә иде безнең әниләр. Мин тумышым белән ямьле Агыйдел буендагы Бикчәнтәй авылыннан. Авылыбыз табигате гүзәл, матур, ә халкы искиткеч эшчән. Безнең гаиләдә әниләр дә, апалар да – чигүчеләр, кул эшләренә осталар. Әниемнең мине чигергә өйрәтүләре әле һаман да истә. Инде менә 28 ел мин үземнең Актаныш якларыннан аерылып, гүзәл Иштирәк авылында яшим. Бәхетемә, тормыш иптәшемнең әнисе дә оста чигүче булды. Алтын куллы иде. Мәдәният чараларының күбесендә аның чигүле әйберләре түрдә торды. Әллә минем эшләрне күреп, әллә ул осталык каннан бирелә?! Балаларым да бу һөнәрне үзенеке иттеләр. Кечкенә кызымның нәни куллары белән килеп, мактанган беренче кулъяулыгыннан да кадерле әйбер бармы икән?! Хәзерге көндә инде әниләрем гүр ияләре, әмма алар тапшырган талант үзем, минем өч кызым аша, оныгым аша таралып югалмас әле, дип ышанасы килә. Кышкы озын төннәрдә, җан тынычлыгы белән җылы өйләрдә рәхәтләнеп кадерле кешеләрең белән аралашып, чигеп утыруларга ни җитә?! – ди Эльмира Мөхәммәтҗан кызы.

Һәр бала өйдә күргәнне кабатларга тырыша. Нургалиевлар гаиләсендә үскән өч кыз да, әниләренең яраткан һөнәрен үзләштереп кенә калмаганнар, көнкүрештә кулланырлык мендәр тышлары, алъяпкычлар, сөлгеләр, кулъяулыклар чигәләр.

Нургалиевлар гаиләсе республика фестивале кысаларында үткәрелгән «Төп йорт» бәйгесендә дә катнашты.

Халкыбыз мирасына булган мәхәббәт йөрәкләребездә шушы кул эшләре аша саклана бирә. Үткәннәребезгә ихтирам, киләчәккә күпер ул. Татар халкының киемендә дә, йөзендә дә, хезмәт җимешләрендә дә матур, күркәм күңел сыйфатлары чагыла. Алар һәрвакыт матурлыкка, камиллеккә этәргеч бирә дип өметләнәм мин.