Әтнәдә егетләрне Армиягә озаттылар

Көзге чакырылышта хәрби хезмәткә Әтнәдән 12 егет китәчәк.

(Әтнә, 26 ктябрь, “Татар-информ”, “Әтнә таңы” , Фәридә Филатова). Әтнәдә егетләрне Армиягә озаттылар. Көзге чакырылышта хәрби хезмәткә Әтнәдән 12 егет китәчәк, дип яза җирле басма.

Югыйсә, һаман да шул Арча комиссариаты аша китәләр инде. Шартлар гына икенче, Армияне бер елга калдырдылар. Җитмәсә, әти-әни атна саен тәмле әйберләрен пешереп, килеп китә ала. Сөйләшер өчен телефон да егетләрнең кулларында. Армия түгел, руслар әйтмешли, “просто песня”. Барып бер елыңны хезмәт ит тә, эшең бетте. Күкрәгеңне киереп, иптәшләрең алдында “Мин армиядә булдым” дип мактана аласың. Хәер, бүген армиядә булган егетләргә караганда, армиягә бара алмый калганнар почеттарак та бугай әле. Әти-әни арасында баласын армиягә җибәрмәс өчен җан тырмашкан, бусага артыннан бусага таптаганнарны күргәч, гаҗәпләнеп тә каласың. Армиягә бармаган егет – егет мени инде ул, диясе килә.

Инде Арча комиссариатына әйләнеп кайтсак, биредә язын һәм көзен беренче чакырылыш егетләрне якташ геройлары Гани Сафиуллин музей-усадьбасыннан озату бик матур традициягә әйләнгән. Моның үз сәбәбе дә бар. Гани Сафиуллин җәй көне – 1 июльдә туган. Ә вафат булган көне -16 октябрь. Менә шуның белән бәйле рәвештә тантаналы итеп озатулар оештырыла биредә. Егетләр әти-әниләре белән чакырыла. Алар каршында Арча хәрби комиссариаты каршында эшләп килгән запастагы офицерлар комитеты вәкилләре чыгыш ясый, дин әһелләре вәгазь укый. Соңыннан егетләргә истәлек бүләкләре тапшырыла. Хәрби комиссар Алмаз Борханов та үзенең изге теләкләрен җиткерә. Хәрби хезмәткә алданрак алынып, үрнәк хезмәт күрсәткән егетләрнең әти-әниләрен чакырып, аларга уллары хезмәт иткән частьтән килгән Рәхмәт хатлары тапшыру да бик матур күренеш, - дип хәбәр итә “Әтнә таңы” газетасы.

Көзге чакырылыш буенча быел Арча хәрби комиссариатыннан барлыгы 92 егет хәрби хезмәткә чакырыла. Аларның 80 е - Арча районыннан булса, 12 егет- Әтнәдән. Шуларның икесе – Олы Мәңгәрдән Айрат Юсупов һәм Иске Мәңгәрдән Ранис Салимов беренче чакырылыш белән китә. Егетләргә имин хезмәт итеп кайтуларын, сау - сәламәт булуларын телисе килә. Бу егетләр Мәскәү астында хезмәт итәр дип көтелә. Шулай ук Мурманск, Чита, Новосибирск шәһәрләрендә урнашкан хәрби частьләргә китүчеләр дә булачак. - Өйдән никадәр ераграк булсагыз, шулкадәр хезмәт итүе җиңелрәк, - дип егетләрнең күңелен күтәрде Алмаз Борханов. - Якын булсаң, әти-әни килеп борчый башлый. Бүген бирегә җыелган егетләр барысы да хәрби хезмәткә үз теләкләре белән китүчеләр. Шуңа да , еракта булсалар да, якын җиргә эләксәләр дә сынатмаслар, дип уйлыйм, - диде ул. Шунда ук шушы хәрби комиссариаттан китеп, командирлары тарафыннан мактауга лаек булган егетләрнең әти- әниләренә Рәхмәт хатлары тапшырып узды. Егетләрнең өчесе дә Самара шәһәрендә хезмәт итә. Ә иң куанычлысы – аларның берсе Әтнәдән. Искәндәр Хәсәновның әтисе Мөдәрис белән әнисе Гөлфирә өчен гомерләренең иң шатлыклы мизгелләреннән берсе булгандыр бу. Улыңның командиры кулы белән Рәхмәт хаты алу һәркемгә дә куанычлы, - дип яза басма матбугат.