Татарстанның булачак хәрбиләренә социаль проект кысаларында сим-карталар бирелә

Хәрби җыелу пунктында оештырылган ачык ишекләр көнендә проект җитәкчесе Юрий Сметана да катнашты.

(Казан, 26 октябрь, «Татар-информ», Фәрит Салихов). Татарстаннан хәрби хезмәткә алынган егетләр әти-әниләре белән ташламалы шартларда телефоннан сөйләшә ала. Россиядә җиде еллап эшләп килә торган «Әниеңә шалтырат» («Позвони маме») социаль проекты быелның языннан Татарстанда да кулланылып килә. Бу хакта Татарстанның Хәрби җыелу пунктында оештырылган ачык ишекләр көнендә катнашкан әлеге проект җитәкчесе Юрий Сметана җиткерде.

«Әлеге социаль проект иҗтимагый оешмаларның Россия Президентына мөрәҗәгатеннән соң моннан 7 ел элек барлыкка килде. Бүген ул илнең 82 субъектында нәтиҗәле эшләп килә. Шул исәптән Татарстан да 2017 елның языннан безнең проектка кушылды», – дип сөйләде Юрий Сметана.

«Әниеңә шалтырат» социаль проекты нигезендә, хәрби хезмәткә алынучы һәр кеше һәм аларның әти-әниләре махсус әзерләнгән 1-3 сим-картага ия була ала. Ул теләк буенча бирелә, хезмәткә алынучылар сим-карта операторларын да үзләре сайлап алырга хокуклы. Социаль проект өч элемтә операторы – МТС, Билайн һәм Теле 2 белән берлектә эшли. Россия Оборона министрлыгы булышлыгы белән ташламалы тарифлар булдырылган.

«Хәрби хезмәткә алынучылар башка төбәккә килеп эләгү белән телефон аша элемтәгә кергәндә роумингка эләгер иде. Шуны күз уңында тотып, кулай тарифлар булдырылды. Алар ярдәмендә солдат әти-әнисе белән бушка диярлек сөйләшә ала һәм үзен өйдәге кебек хис итәчәк», – ди проект җитәкчесе.

Социаль проект нигезендә, сим-карталар Татарстанның шәһәр һәм районнарындагы чакыру пунктларында ук бирелә. Ә ятимнәргә Хәрби җыелу пунктында кәрәзле телефоннар да тапшырыла.

«Узган ел Россиядә мохтаҗлык кичерүчеләргә 10 меңләп телефон тапшырылды. Татарстанда андыйлар саны, хәтерем ялгышмаса, 150ләп булды», – диде "Татар-информ" хәбәрчесенә Юрий Сметана. Ул «Әниеңә шалтырат» социаль проектының Татарстанда тормышка ашырылуында хәрби комиссар һәм республика җитәкчелегенең булышлыгын да ассызыклады.

Сүз уңаеннан, Татарстанның Хәрби җыелу пунктында бүген булачак солдатларга сим-карталар банк карталары да тапшырылды. Хәрби хезмәт вакытында аларга ай саен 2 мең сум (ятимнәргә 3 мең сум) күләмендә акча күчерелеп бара. Моннан тыш, 2016 елдан бирле Татарстан Хәрби җыелу пунктында Россия Федерациясе Кораллы көчләренә хәрби хезмәткә алынучы егетләргә шәхси электрон карталар да тапшырылды.