Татарда белемгә омтылыш, китапка ихтирам ул бик күптәнге күренеш - тарихчы

Әдәбият кешене үзгәртә, тәрбияли, үстерә, ди Искәндәр Гыйләҗев.

(Казан, 26 октябрь, "Татар-информ"). "Татарда белемгә омтылыш, китапка ихтирам ул бик күптәнге күренеш", - ди Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры, тарих фәннәре докторы, җәмәгать эшлеклесе Искәндәр Гыйләҗев.

"Әдәбият кешене бөтен яктан да үзгәртә, тәрбияли, үстерә. Кызганычка каршы, әкренләп-әкренләп бу тенденция сүнде, мин аның сәбәпләрен аңламыйм. Бәлки ул табигый күренештер, бәлки ул шул хәзерге технологик үзгәрешләр белән бәйледер. Китапның дәрәҗәсе төште. Заманында студент чакта безнең остазыбыз Миркасыйм Госманов белән без бик күп экспедицияләрдә йөрдек. Бик күп төбәкләрдә, татар авылларында булдык. Анда без һәрбер йортка диярлек иске китаплар эзләп кереп чыга идек", - дип искә алды ул "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына биргән әңгәмәсендә.

"Мине бүгенге көнгә кадәр гаҗәпләндергән бер күренеш – һәрбер татар йортында гарәп язулы китап бар иде. Бу - 1970 еллар. Алар үзләре укымаса да, нәрсә икәнен белмәсә дә, барыбер бер китап, ике китап сакланып калган,- дип фикерен дәвам итте галим. - Кайчандыр аларда китап күп булган. Димәк, татарда белемгә омтылыш, китапка ихтирам ул бик күптәнге күренеш һәм традиция. Ул безнең геннарда бар. Ләкин, дөнья куып, дөнья мәшәкатьләре белән, күрәсең, онытылган. Хәзер авылларда, шәһәрләрдә татары да, русы да китап укымый. Иң яхшы очракта беллетристика, детектив, ниндидер хатын-кыз романнары укый һәм шуның белән вәссәләм. Бу бик борчулы тенденция, чөнки халык үсми, матур әдәбиятсыз җәмгыять фәкыйрьләнә, күпне югалта".