Казанның бер йортында меценат Яков Шамовка мемориаль такта барлыкка киләчәк

Татарстан башкаласында күренекле Казан хәйриячесе, беренче гильдия сәүдәгәре Яков Шамовның истәлеген мәңгеләштерәләр.

(Казан, 26 октябрь, «Татар-информ»). Казанның Островский урамы 25 нче йортында меценат Яков Шамовка мемориаль такта барлыкка киләчәк. Әлеге карарны республика Премьер-министры Алексей Песошин имзалаган.

Татарстанның хокукый мәгълүмат порталында белдерелгәнчә, әлеге эш күренекле Казан хәйриячесе, беренче гильдия сәүдәгәре һәм меценатның истәлеген мәңгеләштерү максаты белән башкарыла. Бу фикерне Татарстанның Мәдәният министрлыгы һәм республиканың Рус милли-мәдәни берләшмәсе тәкъдим иткән.

«Әлеге йортта 1908 елда күренекле Казан хәйриячесе, беренче гильдия сәүдәгәре Яков Филиппович Шамов яшәгән», – дип язылачак мемориаль тактада.

Шулай ук быел Татарстанда танылган татар шагыйре Һади Такташка һәм композитор Рөстәм Яхинга һәйкәлләр барлыкка киләчәге билгеле булган иде. Моннан тыш татар язучысы Нәби Дәүлигә һәм филолог, мәдәниятче, җәмәгать эшлеклесе Дмитрий Лихачевка да истәлек такталары ачу планлаштырылган.