Казан һәм Грозный арасында турыдан-туры рейслар 2018 елда ук барлыкка килә ала

Чечня хөкүмәтендә миллионлы-шәһәрләр белән һава элемтәсен булдыру планнары белән уртаклаштылар.

(Казан, 26 октябрь, "Татар-информ"). Казан һәм Грозный арасында турыдан-туры рейслар 2018 елда ук барлыкка килә ала, дип сөйләде Чечен республикасы хөкүмәте рәисе урынбасары Мөслим Байтазиев. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

"Без бу мәсьәләне өйрәнәбез. Агымдагы елның ноябрь башына Мәскәүгә өстәмә рейс барлыкка киләчәк. Шул ук айда Санкт-Петербургка туры һава юлы оештырабыз. Якын арада, бәлки, 2018 елда Ростов-на-Дону һәм Казан белән элемтә барлыкка килер", — дип җавап бирде Байтазиев журналистларның соравына.