Италиядә хәтта идән юучыга да икетеллелек таләп итеп куелган - Искәндәр Гыйләҗев

Ике телне камил беләсең икән, карьера перспективалары ачыграк күренә башлый, ди галим.

(Казан, 26 октябрь, "Татар-информ"). "Ике телне белсәң, эш, үсеш перспективасы булырга тиеш. Шул ук Италиядә, мәсәлән, хәтта идән юучыга да икетеллелек таләп итеп куелган. Ләкин аның дәрәҗәсе башкачарак", - ди Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры, тарих фәннәре докторы, җәмәгать эшлеклесе Искәндәр Гыйләҗев. Бу хакта фикерен ул "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына биргән әңгәмәсендә җиткерде.

"Чиновник югары дәрәҗәдәге дәүләт функцияләрен үти икән, аның белем дәрәҗәсе яхшырак булырга тиеш. Бөтенесе шундый төгәл билгеләнгән аларның. Димәк, ике телне камил беләсең, карьера перспективалары ачыграк күренә башлый. Нишләп ул унитар дәүләттә мөмкин, ә федератив дәүләттә мөмкин түгел? Димәк, тәҗрибәгә таянып, законны бозмыйча, матур гына итеп, тыныч кына икетеллелекне тормышка ашыра алыр хәлдә", - диде галим агентлык хәбәрчесенә.