И.Гыйләҗев соңгы 20 елда татар телендә укырлык әсәрләр язучыларны атады - исемлек

Галим классик әсәрләргә кайтырга өнди.

(Казан, 26 октябрь, "Татар-информ). Тарихчы, галим Искәндәр Гыйләҗев "Татар-информ" укучыларына соңгы елларда татарча романнар язган, укырга кызыклы булган авторларны атады.

"Беркемгә дә реклама ясамыйм, ләкин укырлык татарча романнар бар. Әйтик, Айдар Хәлим, Зөлфәт Хәким, Фәүзия Бәйрәмова, Вахит Имамов әсәрләре. Ничек кенә булмасын, безнең классик язучыларыбызның әсәрләре актуальлеген югалтмады. Аяз Гыйләҗев әсәрләрен укысыннар. Классик әсәрләргә дә кире кайтырга кирәк дип саныйм. Бу реклама булып бармасын. Мин инде шактый озак яшәгән бу дөньяда, күп нәрсәләрне чагыштыра алам. 1960 еллар башында Советлар Союзында әдәбиятка карата шундый бер “бум” иде - бөтен кеше ябырылып китап укый иде. Бу 1950 нче еллар ахырыннан Хрущев чорыннан башланды. Пүчтәк китапларның тиражлары 40-50 мең иде, классик әсәрләрнең тиражлары 100-150, 200, 300 мең иде, марксизм, ленинизм классикларының тиражлары миллионга җитә иде. Матур әдәбиятны кеше укый иде, җәмгыятьтә мода иде шундый. Ул вакытта Советлар Союзын дөньяда иң күп китап укучы ил дип әйтәләр иде һәм ул чыннан да шулай иде", - диде Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры, тарих фәннәре докторы, җәмәгать эшлеклесе.