Ак LADA-седан россиялеләрнең иң популяр беренче автомобиле булып тора

70 процент сораштырылучы беренче автомобиль итеп үзебездә җитештерелгәнне алган, аларның 48 проценты тәүге кат ВАЗ моделе руле артына утырган.

(Казан, 26 октябрь, "Татар-информ"). Ак LADA-седан россиялеләрнең иң популяр беренче автомобиле булып тора. Бу Россиядә автомобиль сатып алу мәйданчыгында белгечләр үткәргән сораштыру нәтиҗәсендә ачыкланган.

70 процент сораштырылучы беренче автомобиль итеп үзебездә җитештерелгәнне алган, аларның 48 проценты тәүге кат ВАЗ моделе руле артына утырган.

Тикшеренүдә 3,7 меңнән артык кеше катнашкан. Респондентларның 76 проценты ир-атларны тәшкил итә. Сораштырылган кешеләрнең беренче автомобильләре 21-25 яшьтә барлыкка килгән, 31 проценты — 26-35 яшьтә алынган. 20 яшькә кадәр руль артына утыручыларның саны әзрәк (26 процент) һәм шулай ук 36-50 яшьтәгеләр дә күп түгел (8 процент).

Респондентларның күбесе беренче машиналарын икенчел базарда сатып алган. 21 процентына транспорт чарасы туганнарыннан күчкән, ә 13 процент автосалоннан алган.

Респондентларның өчтән бер өлеше машина сайлаганда, бәясенә карый икән, 17 проценты —туганнары һәм дуслары киңәшенә колак сала, 11 проценты “Машина йөрергә өйрәнү өчен генә кирәк” җавабын сайлаган.

Сораштыру нәтиҗәләре нигезендә, машина йөртүчеләрнең яртысыннан артыгы беренче автомобильләрен 1-3 елдан соң алмаштырган. 19 процент респондент беренче машиналарын 7 ел дәвамында кулланган. Ә хәзергәчә тәүге транспорт чарасында 9 процент респондент йөри икән.