420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 26 октябрь, "Татар-информ"). Татарстан һәм аның башкаласында салкын һава саклана. 27 октябрьдә синоптиклар Казанда һәм республикада урыны белән кар фаразлыйлар.
Җомгага каршы төндә термометрлар минус 2-4 градус күрсәтәчәк. Татарстанда һава температурасы минус 2-7 градус булачак. Көньяк-көнчыгыштан салмак җил.
Көндез республика башкаласында һава 1 градуска җылыначак, Татарстанда +2 градуска кадәр. Җил үзенең юнәлешен һәм көчен үзгәртмәячәк. ТР юлларында урыны белән бозлавык булырга мөмкин, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирәне күзәтү идарәсе.