ТР Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы тулай торакларны хосусыйлаштыру буенча гражданнарны кабул итүне дәвам итә

Бу эш узган ел азагында башланган иде

(Казан, 26 октябрь, “Татар-информ”). ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы Казанның Декабристлар урамы 156 нчы йорт, Бертуган Касыймовлар урамы 6 нчы, 82 нче йортлар, Авангард урамы 87 нче йорт, Камай урамы 15 А йорты, Энергетиклар урамындагы 8 нче һәм 2/3нче йортлар, Хлебозаводская урамындагы 3 нче һәм 6 нчы йортлар, Авангард урамы, 91 һәм Техническая урамындагы 39 Б адреслары буенча урнашкан тулай тораклардагы бүлмәләрне хосусыйлаштыру мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итүне дәвам итә.
Бу эш узган ел азагында башланган иде. Шул вакыт эчендә 550 дән артык гражданга консультацияләр бирелгән. Бүгенге көндә 35 торак хосусыйлаштырылып, шуның 22 се сентябрь аена карый.
Министлыктан хәбәр итүләренчә, бүгенге көндә тулай тораклардагы 1350 бүлмәгә техник инвентаризация уздырылган, 1000 гә якын техник һәм 449 кадастр паспорты әзерләнгән.