ТР Дәүләт Советы депутатлары РФдә дезоморфин наркоманиясе таралуга борчылу белдерә

Алар бу нисбәттән РФ Хөкүмәте Рәисе Владимир Путинга мөрәҗәгать кабул итте

(Казан, 26 октябрь, “Татар-информ”, Римма Гатина). Бүген ТР Дәүләт Советы депутатлары РФ Хөкүмәте Рәисе Владимир Путинга “РФдә контрольдә тотылырга тиешле наркотик чаралар, психотроп матдәләр һәм аларның прекурсорлары исемлегенә кертелгән наркотик чараларның, психотроп матдәләрнең һәм аларның прекурсорлары аз микъдарда булган препаратларга карата контроль гамәлләре турында” РФ Хөкүмәтенең 2011 елның 20 июлендәге 599 нчы карарының 2 нче пунктындагы өченче абзацының үз көченә кертү зарурлыгы хакында мөрәҗәгать кабул итте. (Прекурсор - наркотик чаралар, психотроп матдәләрны җитештерүдә кулланыла торган матдә).

Мөрәҗәгатьтә ТР Дәүләт Советы депутатлары РФдә дезоморфин наркоманиясе таралуга борчылу белдерүе турында хәбәр итә.

“Соңгы вакытта Татарстан Республикасында, РФнең башка төбәкләрендәге кебек үк, дезоморфин әзерләү өчен кодеинлы дару препаратларыннан файдалануның арта баруы сизелә.Дезоморфин бик агулы һәм дозасын арттыру куркыныч булган синтетик наркотик булып тора. Аңа бик тиз ияләшәләр, аны даими куллану бик аз вакыт эчендә кешенең үлеменә китерә”, - диелә мөрәҗәгатьтә. 2010 һәм 2011 елларда дезоморфинның дозасын арттырудан ел саен өчәр кешенең вафат булуы турында хәбәр итеп.

Шулай ук анда 2011 ел эчендә генә дә ТРда дезоморфин куланучы наркоманнар саны 2,5 тапкыр артканлыгы билгеләп үтелә.

2006 елдан алып кодеинлы препаратлар сату күләме 3 тапкыр артуы күзәтелгән.

Праламентарийлар РФ Хөкүмәтенең алда искә алып үткән карарының 2 нче пунктындагы өченче абзацының (сүз составында кодеин аз булган препаратларны һәм аларның тозларын табиб (фельдшер) рецепты буенча физик затларга җибәрү турында бара) үз көченә 2012 елның 1 июненнән керүен билгеләп үтә. ТР депутатлары әлеге карарның 2 нче пунктындагы өченче абзацның үз көченә керүен тизләтергә - 2012 елның 11 гыйнвареннан билгеләргә тәкъдим итә.

“Дарулар һәм наркотик чаралар әйләнешен хокукый яктан җайга салу РФ карамагында булуны исәпкә алып, федераль дәрәҗәдә аларның әйләнешен нәтиҗәле тикшереп торуны тәэмин итәрлек тагын да катгыйрак закон чыгару гамәлләрен кичекмәстән кабул итү максатка ярашлы дип саныйбыз”, - диелә мөрәҗәгатьтә.