Мамадыш районында “ТР аграр берләшмәсе” бүлеге ачылган

Район башлыгы яшьләрнең инициативаларын хупларга әзер

(Казан, 26 октябрь, “Татар-информ"). Мамадыш районы яшьләре “ТР аграр берләшмәсе”нең төбәк яшьләр оешмасының район бүлеген булдыру белән мәшгуль. Бу хакта оешма рәисе Миләүшә Төхфәтуллина һәм ТР яшьләр оешмалары советы рәисе урынбасары Руфия Мөхәммәдиева катнашындагы конференциядә билгеле булды. Кунаклар берләшмәнең һәм яшьләр оешмалары советының социаль, иҗади, белем бирү, эшмәкәрлек һәм башка өлкәләрдәге идеяләрен гамәлгә ашыруга һәм ярдәм итүгә үз өлешен кертүне бурычлары дип саный.
Мамадыш муниципаль район башлыгы Анатолий Иванов авыл җирлегендә яшәүче яшьләрне активрак булырга өндәде. “Сез башлаган теләсә-нинди эшне ярдәмсез калдырмаячакбыз”, - дип белдерде ул. “Районда булдырылган аграр берләшмә бүлегенә һәр авыл җирлегеннән яшьләр җәлеп ителер дип көтелә, аеруча активлар район составына кертеләчәк.