И.Халиков: “Авырлыкларга карамастан, Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы алга куйган бурычларны башкарып чыкты”

Республика министрлыгы бу көннәрдә 10 еллык эшчәнлегенә йомгак ясый

(Казан, 26 октябрь, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Бу көннәрдә республиканың транспорт һәм юл хуҗалыгы тармагы хезмәткәрләре өчен өчләтә бәйрәм. Узган атнада юл хуҗалыгы хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үткән булса, бу атнада автомобиль транспорты хезмәткәрләре бәйрәм итә. Шуңа өстәп ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы юбилее –төзелүенә 10 ел тулу да шушы көннәргә туры килде. Министрлыкның шушы узган дистә ел эчендәге эшчәнлек йомгакларына һәм перспективаларына багышланган коллегия утырышы бүген “Казан ярминкәсе”ндә ачылган унынчы “ДорТрансЭкспо” күргәзмәсе программасында төп урынны алып торды. Аның эшендә ТР Премьер-министры Илдар Халиков, РФ транспорт министры урынбасары Олег Белозеров һ.б. катнашты.
ТР Премьер-министры Илдар Халиков үз чыгышында федераль министрлык белән даими хезмәттәшлекнең күп мәсьәләрне чишәргә, проектларны тормышка ашырыга ярдәм итүен ассызыклады. Аерым алганда, бу хезмәттәшлекнең 2013 елгы Универсиада өчен транспорт-юл инфраструктурасы төзелешенә зур ярдәм итүе искәртелде.
Авылларга юллар сузу программасын гамәлгә ашыруга Хөкүмәт рәисе чыгышында аерым урын бирелде. “Бу тема дистә еллар буе кузгатылып килсә дә, шундый программа әле беренче тапкыр гына кабул ителде. Ул үзенең гаять кирәкле булуын раслады. Аңа караганда шактыйга кыйммәтрәк проектлар да халыкта шундый бәя алмаган иде”, -ди ул.
Илдар Халиков бу узган дистә ел ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы өчен гади булмады дип саный. “Үзгәрешләр чорында яшәү бервакытта да җиңел булмый. Министрлар еш алмашынып торды, технологик яңалыклар интенсив үзләштерелде, яңа, уникаль, катлаулы проектлар гамәлгә ашырылу чорында яшибез. Авырлыкларга карамастан, боларның барысын да башкарып чыга алдыгыз һәм киләчәктә дә шулай буласына ышанам”, - дип белдерде Хөкүмәт башлыгы. 2001-2011 еллар эчендә республикада гомуми кулланылыштагы автомобиль юллары челтәре 14,5 процентка арткан. Юл эшләре программаларын гамәлгә ашыру кысаларында, узган дистә ел эчендә 500 км озынлыкта автомобиль юлы сузылган. Илдар Халиков узган дистә ел эчендә тормышка ашырылган мөһим проектлар арасыннан елгалар аша күпсанлы күперләр салуны, федераль һәм республика әһәмиятендәге юллар, шәһәрләр эчендәге юллар төзелешен атады һәм шушы вакыт эчендә сыйфатның сизелерлек уңай үзгәрешләр кичерүенә басым ясады.
Премьер-министр бүген дәвам иткән проектлар арасыннан Универсиада объектлары төзелешен, федераль автомобиль юллары реконструкциясен һ.б. атады. “Тормыш алга яңа бурычлар куя. Яңа технологияләрне кулланылышка кертү безгә яңа, технологик яктан кызыклы проектларны тагын да кыскарак вакыт эчендә һәм сыйфатлырак итеп гамәлгә ашыру мөмкинлеге бирә”, -ди ТР Хөкүмәте рәисе. Ул тармак хезмәткәрләренә сәламәтлек, уңышлар теләде.
РФ транспорт министры урынбасары Олег Белозеров Татарстан министрлыгын илдәге иң яхшы тармак министрлыкларның берсе булуына шикләнми. “Сездә әзерлек һәм аңлау дәрәҗәсе югары. Сезнең тәҗрибәне илнең башка төбәкләренә таратырга тырышабыз”, - ди ул. Аның искәртүенчә, вакытлар үзгәреп, кадрлар алмашынып торуга да карамастан, биредә тупланган коллективның нигезе теләсә нинди бурычны хәл итәргә сәләтле.
Министр урынбасары мактау сүзләре белән бергә, министрлык алдында торган мөһим бурычларга да тукталып үтте.
Аның ассызыклап узуынча, якын елларда гамәлгә ашырырга кирәк булган юнәлешләрең берсе – халыкны уңайлы һәм имин транспорт белән тәэмин итү.“Бу зур эшчәнлек таләп итә торган юнәлеш”, -дип ассызыклады ул. Олег Белозеров сүзләренә караганда, киләсе ел юл хуҗалыгында эшләүчеләр өчен бик уңайлы ел булырга охшаган. 10 елдан соң юл фондларының кабат торгызылуы моңа өмет бирә.
Киләсе ел авиация тармагы өчен дә үзенчәлекле булачак. Белозеров озак кына фикер алышулардан соң, 50 урынга кадәр исәпләнгән һава судноларында лизинг ставкаларын субсидияләү турында карар кабул ителүен тагын бер кат искә төшерде. Шулай ук беренче тапкыр төбәк эчендә пассажир һәм йөк ташуга да субсидияләр карала.
Соңыннан ТР Премьер-министры Илдар Халиков һәм РФ транспорт министры урынбасары Олег Белозеров транспорт һәм юл хуҗалыгы өлкәсендә хезмәт куючы алдынгыларга дәүләт һәм тармак бүләкләрен тапшырды.